Accessibility links

“Сәйдәш аланы” сәнгать сөючеләрне көтә


Татарстанның сәнгать сөючеләре елдагыча Салих Сәйдәшев истәлегенә багышланган бәйрәмгә август аенда җыела.

Билгеле булганча, 2000 елдан бирле Югары Ослан районының Кызыл Байрак авылына сәяхәт оештырыла. Идел елгасы ярында урнашкан бу авылда күренекле татар композиторы озак еллар җәйләрен яшәп иҗат иткән. Менә быел да 16 август көнне “Сәйдәш аланы” дип исемләнгән сәнгать бәйрәме узачак.

Сәнгатькәрләр телендә бу урын күптән инде “Сәйдәшстан” дип йөртелә. Күренекле татар композиторы Салих Сәйдәшев истәлегенә багышланган әлеге чарада аның замандашларын да искә алачаклар. Фәтхи Борнаш, Риза Ишморат, Гадел Кутуй, Шамил Усманов композиторның дуслары һәм иҗатташлары булган. Шулай ук монда әле күптән түгел вафат булган Г.Камал театры актеры, Русиянең атказанган һәм Татарстанның халык артисты Наил Әюповка да багышлау булачак.

Оештыручылар әйтүенчә, бу хәл күркәм гадәт сәнгать әһелләренең шәһәр мохитыннан, ыгы-зыгыдан табигать кочагына чыгып китүе, чисталык, сафлык һәм моң утравына эләккән кебек булу мәгънәле һәм гамьле.
XS
SM
MD
LG