Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ангела Меркел Дмитрий Медведев белән Сочида очрашты


Сочи - Герман канцлеры Ангела Меркел белән бүген Русия президенты Дмитрий Медведев Сочида очрашты. Очрашу Русия-Грузия низагы башланыр алдыннан планлаштырылган булса да, бүгенге утырышта төп тема Русия-Грузия низагы хакында булды.

Сөйләшүләрдән соң Русия президенты Медведев Грузияне Франция алга сөргән тынычлык планына кул куярга чакырды. Медведев, булган бу вакыйгалардан соң Абхазия һәм Көньяк Осетиянең Грузиянең бер өлеше булып калырмы, моңа шик белән карыйм диде. Медведевдтан соң чыгыш ясаган Германия канцлеры Ангела Меркел Русияның хәрби чарасын "чамадан тыш" дип атап Русияне Грузия җирләреннән хәрбиләрең чыгарырга чакырды.

Меркел Сочидан соң, якшәмбе көнне Грузиягә барып ил президенты Саакашвили белән очрашачак.
XS
SM
MD
LG