Accessibility links

Кайнар хәбәр

Таҗикстан консуллыгы Уфада да ачыла


Тиздән Башкортстанда Таҗикстан республикасының генераль консуллыгы ачылачак.

Бу хактагы фәрманга, Русия Тышкы эшләр министрлыгы соравы буенча, ил премьер-министры Владимир Путин кул куйган. Бу эш Русия президентының Идел буе федераль вәкиле Григорий Рапота белән дә киңәшләшеп башкарылган дип хәбәр ителә.

Таҗикстанның Башкортстандагы баш консуллыгы илнең 14 төбәген хезмәтләндерчәк. Башкортстаннан тыш таҗик консуллыгы канаты астына тагын Татарстан, Мари Иле, Мордовия, Чуашстан республикалары, Пермь крае, шулай ук Ульян, Самар Сарытау, Киров, Түбән Новгород, Ырымбур һәм Пенза өлкәләре дә керә.
Хәзер Башкортстан хакимиятләре, Русия кануннарына ярашлы, Таҗикстан консуллыгы өчен Уфада бина бирергә, я булмаса бина төзү өчен җир биләмәләре бүлергә бурычлы.

Башкортстанда да консуллык ачылса, Таҗикстанның Русиядәге өченче баш консуллыгы булачак бу. Моңа кадәр алар Мәскәүдә һәм Екатеринбург шәһәрендә эшләп килде.
XS
SM
MD
LG