Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар-осетинда уртак фикер була аламы?


Геннадий Алборов осетинча дога кылa
Геннадий Алборов осетинча дога кылa

Казанда узган татар-осетин кичәсенә килгән урыстелле чит кешеләр талаш чыгарып аны боза язды.

Казандагы “Шәрык” клубында Татарстан осетиннары оешмасы рәисе, профессор Римма Дулаева (Дулате) катнашында татар-осетин кичәсе узды. Тик дуслык кичәсендә гауга да булды.

Язмышлар охшаш

Кичәне ачып җырчы Сәүбән Закир: “Осетин кайгысын татар халкы да бүлешә. Язмышлар охшаш, шуңа борчылабыз”, диде. Тик чарага татар яки осетин гына килмәгән иде.

Сәяси бәхәс

Оештыручылар танымаган урыс кешеләре дә чарага килгән иде. Алары сәяси бәхәс ясап, Русия гаскәре позициясен яклап утырды. Шулай итеп, дуслык кичәсе "дошманлыкка" да әверелә ала иде. Татар-осетиннар янына килгән Андрей Анищенко: “Гадел булыйк. Грузия осетиннарны кыен хәлдә калдырды. Русия аларга ярдәм итүче бердәнбер зур көч булып чыкты. Русияне хурлаучылар бүген ике йөзле. Чын-чынлап ярдәм итәсе урынга, осетиннар кайгысыннан ижтимагый капитал ясап ятмагыз”, диде.

Андрей Анищенко талаш чыгарды һәм чыгып китте

“Без талашырга дип килмәдек” дип сөйләнгән Анищенко башкаларны “күч” (сборище), “Идел-Урал тарафдарлары” дип “шелтәләде”. Илфат Фәйзрахманов, Искәндәр Сираҗи кебек билгеле татар журналистлары белән дә бәхәскә керде. “Мин монда осетиннарны гына хөрмәт итәм”, диде. Бу сүзләре татарларны ачуландырды. “Автомобильче ветераннарның коммерцияле булмаган тарихи-мәгариф фонды “Победа” оешмасы” дип аталган ижтимагый берләшмә житәкчесе дип үзен таныштырган Андрей Анищенко каршы фикерләрне тыңларга теләмичә чыгып китте.

Фикер сеңдерергә теләделәр

Татар иҗтимагый үзәге рәисе Юныс Камалетдинов кичәне карар өчен кизү органнарыннан берничә кеше килүен әйтә. “Аларны мин чыгарып җибәрдем. Монысы да махсус җибәрелгән кешегә ошаган”, ди. “Русияне генә хаклы дип саныйлар. Тик чынбарлык алай гади түгел. Алар мондагы татар яшьләренә һәм осетиннарга үз фикерләрен сеңдерергә тели”, ди ул.

Татар белән урыс талашканда осетин нишләде?

Татар белән урыс талашты, ә осетинның үз кайгысы. Алар Грузия гаскәренә рәхмәт әйтә алмый. “Кайберәүләр ишетергә теләмәсә дә, өендә йоклап яткан тыныч кешеләрне, безнең туганнарны грузин гаскәре чынбарлыкта үтерде. Үлүчеләр сәясәтче түгел иде”, диделәр.

Бер ханым, әнисенең подвалда качып ятуын, аның Русиягә алып чыга алмаулары турында сөйләде. Казан осетиннары Көнбатыш илләрен Грузияне яклауда, осетинга каршы геноцид оештыруда гаепләде. Америка начар сүзләр белән искә алынды.

“Осетин пироглары” һәм шампан шәрәбе

Һәлак булганнарны искә алып осетиннар үзләренчә йола ашын оештырды. Данлыклы “осетин пироглары” җөп санда әзерләнгән иде. Туйларда аны так итеп, мәрасимнәрдә җөп итеп ясыйлар икән. Геннадий Алборов осетинча дога кылып аларны кисте һәм башкаларны сыйлады. Догада “рух” дигән сүзләр дә бар иде.

Осетиннар арасында мөселманнар булса да, “кавказ гадәте” буенча әрвахлар рухын искә алганда алар гадәттә шәраб эчәләр, икән. Берничә шешә шампан шәрәбен дә китергәннәр. Тик клубтагылар, аны эчүне тыйдылар. Шулай итеп, чәй һәм сок белән искә алдылар.

Филипп атакай килгән иде

Чарага кичә буласын ишетеп Колхоз базары янында салынучы чиркәүдән Филипп атакай килгән иде. Элеккеге музыкант, Казандагы билгеле урыс зыялысы һәм динчесе ул. Канында осетинлык та бар икән. Аны “диалог яратучы динче” дип тә атыйлар. Тик атакайның да Грузия тарафын нык сүгүе, башкаларга сүз бирмәве кайберәүләргә ошамады. Ул кечкенә генә догасын кылды. Осетиннар, грузиннар, “тынычлык урнаштыручылар” рухын шатландыручы сүзләрне әйтте.

Шәкерт сүрә укыды

Римма Дулаева Анищенконы да, Филипп атакайны да кичәгә чакырмавын, аларның үзләре килүен әйтте

Ә Римма Дулаева (Дулате) мөселман икән. Ул Анищенконы да, Филипп атакайны да кичәгә чакырмавын, аларның үзләре килүен әйтте. Дулаевлар гаиләсе мөселман, әтисе Әбдерәүф. Аларның төп йорты Төньяк Осетияда урнашкан. Ә туганнары Көньяк Осетияда булган. 1992 елгы сугыштан соң качып кайтканнар. Римма ханым Грузиядә, Азәрбәйҗанда, Чечняда, Ингушетияда да укытучы булып эшләгән. Бүген исә Татар дәүләт һуманитар педагогика университетында укыта. Ул осетиннарның яртысына якынын мөселман, диде. Римма ханым теләге буенча бер шәкерт сүрә укыды.

Кичерү, гафу итү кичәсе

Ә мөселманнар тиздән Рәгаиб кичәсен көтә. Бу турыда психолог Мәлик Сабирҗан әйтте. “Ул үзара кичерү, гафу итү кичәсе. Без дә грузиннар һәм осетиннар шушы көннәрдә бер-берсен кичерер, дип өметләнәбез”, диде.

Бәхәс белән башланган чара тынычлык һәм үзара аңлашып яшәү турындагы фикерләр белән тәмамланды.

XS
SM
MD
LG