Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев Грузиядә солых урнаштыру турында килешүне имзалады



Мәскәү – Русия президенты Дмитрий Медведев Грузиядә солых урнаштыру турында килешүгә кул куйды.

Франция тарафыннан тәкъдим ителгән бу килешүне җомга көнне Грузия президенты Михаил Саакашвили Кушма Штатлар дәүләт секретаре Кондолиза Райсның Тифлискә сәфәре вакытында имзаланган иде.

Русия тышкы эшләр министрлыгы хәбәр итүенчә, документның өлгесе Мәскәүгә факс аша американ ягыннан килгән.

Элегрәк нәкъ шундый килешү өлгесен Абхазия һәм Көняк Осетия җитәкчеләре имзалаган иде.

Килешү 6 матдәдән тора, шуларның берсе – утны туктату.
XS
SM
MD
LG