Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү белән Тифлис бер-берсен килешүне бозуда гаепли



Тифилс – Грузиянең тышкы эшләр министрлыгы бүген Русия хәрбиләрен көнчыгыштан көнбатышка баручы тимер юлда бер күперне шартлатуда гаепләде. Мәскәү бу гаепләүне кире какты.

Килгән хәбәрләргә караганда, Поти, Гори һәм башка шәһәрләрдә Русия хәрбиләре кала бирә һәм аннан китергә җыенмый.


Мәскәү – Русиянең генераль штабы Роки тоннеле янында Грузиянең бер диверсант төркемен зарарсызландыру турында хәбәр итте.

Штаб башлыгы урынбасары Анатолий Ноговицын сүзләренчә, бу төркем Көньяк Осетиягә һуманитар ярдәм китерүне өзергә ниятләгән.

Роки тоннеле Көньяк белән Төньяк Осетияне бәйләп тора. Тоннель янында корал белән тулы машина табылган. Грузия ягы әлегә бер белдерү дә ясамады.

XS
SM
MD
LG