Accessibility links

Русия Косово бәйсезлеген мәхкәмәгә бирүдә ярдәм итәчәк



Белград – Русия Сербиягә Косовоның берьяклы бәйсезлек игълан итүен халыкара мәхкәмәгә бирүдә ярдәм күрсәтәчәк.

Бу турыда Русиянең Белградтагы илчесе Александр Конузин Сербиянең "Политика" гәзитенә биргән әңгәмәсендә әйтте.

Җомга көнне рәсми Белград нәкъ шундый мөрәҗәгатьне Берләшкән милләтләрнең гомум мәҗлесенә җибәрде.

Русия Сербияне яклый һәм Косовоның бәйсезлеген танырга теләми. Косовоның бәйсезлеген инде 40-тан артык дәүләт таныды.

XS
SM
MD
LG