Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран Крис де Бургка концерт куярга рөхсәт бирмәгән



Тәһран – Иран рәсмиләре танылган җырчы Крис де Бургка Иранда концерт куярга рөхсәт бирмәгән.

ИРНА агентлыгы мәдәният министрлыгының "җырчыдан бернинди мөрәҗәгать тә булмады, шуңа күрә рөхсәт тә бирелмәгән" дигән аңлатмасын китерә.

Май аенда Иранга килгәч де Бург 1979 ел Ислам инкыйлабыннан соң Иранда концерт бирәчәк беренче Көнбатыш йолдызы булырга теләк белдергән иде.

59 яшьлек Ирландия җырчысы йомшак рок стилендә җырлый. Аның "Lady in Red" кебек җырлары бар дөньяга танылган.

XS
SM
MD
LG