Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев: Русия гаскәрләре Грузиядән дүшәмбе чыга башлый



Мәскәү – Русия президенты Дмитрий Медведев, Русия гаскәрләре Грузиядән 18 август дүшәмбе көн уртасында чыга башлыячак, дип белдерде.

Бу турыда ул бүген Франция президенты Николя Саркози белән телефон аша сөйләшүдә әйткән.

Гаскәрләр низагка кадәр торган урыннырына чигенергә тиеш булачак.

Саркози, Русия имзаланган килешүен үтәмәсә, "җитди нәтиҗәләр" булачак дип кисәткән.

Кичә Медведев Грузиядә солых урнаштыру турында килешү имзалады. 6 матдәдән торган килешүдә Русия гакәрләрен Грузиядән чыгару каралган.

XS
SM
MD
LG