Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 02:54

“Зооспас” вәкилләре нәкъ шундый сүзләр язылган шигарь белән Казан үзәгенә чыкты.

Йорт-җирсез хайваннарны яклау оешмасы башлыгы Светлана Найденова: “Бу көнне без берничек тә игътибарсыз калдыра алмыйбыз”,- диде. Чөнки узган шимбә дөнья күләмендә шәһәрдәге хуҗасыз җан ияләрен яклау көне иде. Аларның бу гамәленең төп максаты- Казандагы эт һәм мәчеләрнең дә җаны барлыгын, аларның да ярдәмгә мохтаҗ икәнлеген тагын бер тапкыр искә төшерү булды.
Һәркем кадерле
Ял көннәрендә башкалада кеше алай ук күп түгел. Шулай да, безнең өчен кызыксынып яныбызга килгән һәркем кадерле, ди Найденова. Бу пикет вакытында әзерәк акча да җыелган. Дөрес, күп түгел. 500 сум тирәсе. Әмма бу иҗтимагый оешма өчен һәр тиен кадерле. Билгеле булганча, алар үз акчаларына һәм хәйриягә интернет сәхифә дә тоталар www.zoospas.ru, төрле пикетлар, урам җыеннары да үткәрәләр, канунсыз үтерүләр булган очракта прокуратурага кадәр дә барып җитәләр.
Бауман урамындагы шимбә чарасы вакытында узып баручыларга әлеге җан ияләренә нинди ярдәм кулы сузып булуы турында мәгълүмати кәгазьчекләр (флаерлар) таратканнар. Сораулар да җавапсыз калмаган.
Миңнеханов миһербанлы
Әлбәттә, кешеләрне Казанда кайчан хайванханә ачылу мәсьәләсе дә кызыксындырган. Светлана Найденова сүзләренчә, бик авырлык белән генә булса да, бу эш тә алга таба бара. Алар бүгенгә бүлеп бирелгән җирнең топографик сүрәтләрен ясаган инде. Киң күңелле, миһербанлы берәү табылып төзелеш эшләрен үз кулына алыр дигән өметләре дә юк түгел. Татарстандагы түрә-карага килгәндә, хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миңнеханов иң миһербанлы кеше, дип белдерә Найденова. Миңнеханов Мирный бистәсендә нәкъ каладагы йорт-җирсез хайваннарга приют өчен җир бүлеп бирү карарын имзалаган.
“Зооспас” вәкилләре көннәр җылы вакытта алдагы шимбә-якшәмбеләрдә дә Казан үзәгендәге урамнарга чыгарга җыена.

XS
SM
MD
LG