Accessibility links

Кайнар хәбәр

Өлкә үзәген ничек атарга: Симбирскимы – Ульяновскимы?


Бу мәсьәлә шәһәр башлыгы Сергей Ермаковның май бәйрәмнәре вакытында “Шәһәребезгә тарихи исемен кайтарырга кирәк”, дигән сүзеннән соң кузгатылган иде.

Өлкә үзәге басмалары аны күтәреп тә алдылар. Моңа бигрәк тә “Новый град Симбирск” газетасы аеруча зур игътибар бирә. Сәбәбе дә юк түгел: отставкага чыккан офицер Рафаил Локмановның Архиепископ Проклга юнәлтелгән ачык хаты бәхәсләрне тагын да куертып җибәрде.

Тугърылыклы коммунист Совет армиясе офицеры Локманов, әлбәттә, Ульяновск исеме яклы, ә диннәрне корыткан коммунизм чорын күрә алмаучы архиепископ Прокл исә - Симбирск исемен кайтаруны хуп күрә.
Рафаил әфәнде телефон аша атакай Прокл белән әңгәмәләшкән дә, уртак фикергә килә алмагач, газет аша “Намуслы булыйк әле” (“Давайте будем честными”) дигән язманы “ачык хат” формасында бирде. Газета укучыларының активлыгы алар арасында Локманов тарафдарлары да күп икәнлеген күрсәтә.

Шунлыктандыр инде “Новый град Симбирск” газетасының төрле фикерләр туплаган сәхифәсе “Сембер – Ульян: сан түгел – инандыру аша, ягъни спасибо татарину” дигән исем астында бирелде. Анда басылган язмалардан – үзен праваслау динле офицер дип танытучы Валерий Овчинниковтан бер өзек тә тәкъдим итәбез: “Көчле мәкалә, әфарин, Локманов. Акылдан шашу җиткән. Офицер бервакытта да алдашмый. Урыс белән татар – мәңгелек туганнар”.

Дөрес, редакция, үз фикерен белдермәс өчендер инде, Сембер яки Ульян тарафдарлары санын бер үк чамада тота. Газетаның соңгы санында исә архиепископ Проклның Локмановка җавап хаты басылган. Хатның башында ук атакай “Сез руханиларны гөнаһта гаеплисез, ә үзегез гөнаһның нәрсә икәнен дә белмисез”, дип яза. Артабан Совет чорында динне кысрыклау мисаллары китерә һәм Ульянов-Ленинның корткычлык гамәлләрен тасвирлый. СССРдагы тәртипне фашистларның концлагерьлары белән чагыштыра. Генерал Власовның Урыс азатлык армиясе оештыра алуын да Һитлер яулап алган төбәкләрдә дин иреге кайтарылуы белән аңлата.

Ахырда Прокл әфәнде үз титулының Архиепископ Ульяновский и Димитровградский түгел – ә Симбирский и Мелекесский икәнлеген дә искә төшереп үтә. Һәм өлкә үзәгенә чын исеме Симбирскины кайтару өчен кулыннан килгән барча эшләрне дә башкарачагын белдерә.

Бу җәһәттән, татар җәмәгатьчелеге фикеренең дә моңа тәгәл килүен әйтеп узу урынлы булыр. Чөнки урыс телендә берни дә аңлатмаучы Сембер һәм Мәләкәс атамалары - “бу шәһәрләргә урыс нигез салган” дигән сафсатаның асылын ачып бирәләр ич. Һәм урыс башына дөмбәсләп тутырылган рәсми ялганны какшата да алалар.

“Сембергә нигез салу” дигәннән… Бу бөек гамәлне “тормышка ашырган” гаскәр башлыгы Богдан Хитрово һәйкәлен тантаналы ачу 15 августка билгеләнгән иде. Тик бу гамәл тормышка ашмады. Сәбәпләре мәгълүм түгел. Һәрхәлдә бу һәйкәлнең ачылмавы урыс ментальлеге өчен хәерлерәктер дә әле. Чөнки урыс кешесе үзе нигез салган Сембер һәм Мәләкәс шәһәрләренә нигә соң урысча исем таба алмаган? - дигән сорау белән бимазаланучылар саны үсеп китүе ихтимал иде. Ә болай… тынычлык.
XS
SM
MD
LG