Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 14:44

Русия Грузиядән гаскәрен чыгара башлавын белдерә


Русия Грузиядән хәрбиләрен чыгара башлавын белдерде.

Русия хәрби көчләре баш идарәсенең җитәкче урынбасары, генерал-полковник Анатолий Ноговицын журналистларга Русия тынычлык сакчыларын һәм өстәмә көчләрен чыгару башланды дип белдерде.

Әмма хәбәрчеләр һәм Грузия эчке эшләр министрлыгы әйтүенчә, Русия гаскәрләренең стартегик әһәмияткә ия гөрҗи шәһәре Горидан китәргә җыенуы күренми.

Бүген Русия президенты Дмитрий Медведев Төньяк Осетия башкаласы Владикавказга килеп Грузиягә каршы сугышта катнашкан хәрбиләргә медалләр өләште.

XS
SM
MD
LG