Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халыкның күз йомып күлгә керәсе килми


“Кызыл шәрыкъ” җәмгыяте Балык бистәсе районында 20 мең гектарга якын җирне үз кулына алып йөри. Авыл фермерлары инвесторга ризасызлык белдерә.

Балык бистәсендәге фермер Азат Галиев белән сөйләшкәнче, без әлеге районның башлыгы Илһам Вәлиевка шалтыратып, “Кызыл шәрыкъ”ның җир алу мәсьәләсенә ачыклык кертүне сорадык. Ул инвестор кулына эләгәчәк авыллар исемлеген атады.
“Ике Тегермәнлек, Уракчы, Кульга, Күгәрчен, Күки, Ямаш, Балтач авыллары. Барлыгы 18 мең гектар җир. Күгәрчен авылында 2500 баш савым сыерга мегаферма булачак. Инвестор инде эшкә кереште, техника китереп җирне эшкәртә башлады”, ди Балык бистәсе район башлыгы Илһам Вәлиев.
Саналып киткән авылларның берсендә үзенең аерым җир кишәрлеге булган фермер Азат Галиев, яңа гына аяк басып баручы инвесторга карата ризасызлыгын белдерде. Бу аның гына түгел, ә гомуми авыл халкының фикере икән.
“Инвесторлар, белгәнебезчә зур мәйданнарны алырга тырышалар, бер генә авылны түгел. Аны кабул итәргә риза булыр идек, әгәрдә ул авыл халкын эш урыннары белән тәэмин итсә, терлекчелек биналарын төзесә. Ә болай берничә авылга бер ферма төзеп эшләүләреннән безгә файдасы юк. Чәчәләр, үстерәләр, уралар да китәләр. Читтән кырларына карап утырыйк мыни. Алар бит халыкка саламын да бирми.”
Шуннан ул бу җирләрдә күмәк хуҗалыклар таралып, кече крестьян хуҗалыклары барлыкка килү тарихларын сөйләп китте.
Азат Галиев. Колхозлар монда 7 ел элек таралды. Алар таралганнан соң фермер хуҗалыклары барлыкка килде. Күки кырларында бүген 5 фермер эшли. Алар үз эшләрен җиренә җиткереп эшләргә тырыша. Кайвакыт район хакимиятенең дә ярдәме тиеп ала.
Мондагы басуларның мәйданы 1800 гектар. Шуның яртысын крестьян фермер хуҗалыклары алып тора. Печән, бөртекле культуралар үстерәбез.
Рөстәм Исхакый. Әлеге фермерлар күмәк хуҗалыктан аерылып чыктылармы?
Азат Галиев. Элек колхоз булганда алар үз эшләренең осталары иде. Кайсы зоотехник, кайсы инженер,
механик, агроном булып эшләде. Колхоз таралгач фермерлык эшенә керештек.
Рөстәм Исхакый. Синең дә күпмедер җир бар инде?
Азат Галиев. Әйе.2002 елдан бирле ике-өч гаилә бергә берләшеп эшлибез. 100 гектардан артык җиребез бар. Шуның 75 гектарына бөртекле культуралар чәчелгән, калганында күпьеллык печән үсә.
Рөстәм Исхакый. Җир алып эшләү күпмедер акча да китерә дип әйтәләр…
Азат Галиев. Әйтүен әйтәләр инде ансы(көлә). Без беренче чиратта үзебезнең терлекләрне асрау өчен игенчелек белән шөгыльләнәбез. Ә болай, эшләсәң зыянга түгел, терлекчелек белән игенчелек бергә бәйләнгән алар. Берсеннән-берсе аерым гына яши алмый.
Рөстәм Исхакый. Ничегрәк булса яхшырак эшләр идең, нәрсә булса… Бәлки техникада да җитми торгандыр?
Азат Галиев. Үзебезгә җитәрлек техникабыз бар, булган кырларны эшкәртергә җитә.
Рөстәм Исхакый. Зур инвесторлар кебек яңа техникалар ала аласызмы?
Азат Галиев. Без, вак фермерлар, бүген көчле чит ил техникасы ала алмыйбыз. Чөнки җир күләме аз, иң күп дигәндә дә 200-300 гектар. Мондый басулар белән яңа техника алып, эшләгәнне аклап булмый.
Рөстәм Исхакый. Комбайнны берне генә күрдем, бөтен фермерларга берәү түгелдер бит?
Азат Галиев. Бүген Күки фермерларында 4-5 комбайн бар. Алар иске булсалар да яхшы эшли, игеннең кырда калганы юк. Әле күрше авылларга, районнарга да булышалар.
Рөстәм Исхакый. Ашлыкны кая саклыйсыз? Колхоз булмагач амбарлар да юктыр инде…
Азат Галиев. Аларны сакларга амбарлар бар әле. Кайберләрен саклап кала алдык.
Рөстәм Исхакый. Читкә ашлык сатасызмы?
Азат Галиев. Сатсаң сораучы күп. Әле ул турыда уйлаган юк, кырдан җыеп аласы бар.
Рөстәм Исхакый. Башка елларны саткансыз, кергән акча чыгымнарны каплыймы?
Азат Галиев. Моңа кадәр каплый иде… Быел, үзегез беләсез, икмәк бәяләре төшә бара, ә ягулык, башка кирәк яракның бәясе арта. Ничек булыр, вакыт күрсәтә инде.
Рөстәм Исхакый. Атналар буе диярлек яңгырлар явып үтте бит, әле кояш чыкты. Бу яңгырлар игенчелеккә зыян китермәдеме?
Азат Галиев. Быел авыл хуҗалыгына һава торышы уңай килде.Зыян килде дип әйтә алмыйм. Без мәсьәлән, урып-җыюга 10 көнгә соңрак чыгабыз, авыл урман эчендә урнашкангамы, яз соң килә.
Рөстәм Исхакый. Гектарыннан күпме чыга соң ?
Фермерлар урып-җыюга чыгар алдыннан
Азат Галиев.
Ансын, энем, әйтеп булмый әле, суккач белербез.
Рөстәм Исхакый. Башка елларны карасак…
Азат Галиев. Төрлечә чыга иде, быел һава торышы да уңай килде дип санасак, районның уртачасыннан ким булмас дип уйлыйм.
Быел да Балык бистәсендә уңышның уртача күләме Татарстанның башка районнары белән чагыштырганда мактанырлык түгел икән. Гектарыннан 26 центрнер, дигән иде район башлыгы. Ә без фермер белән аралашуны дәвам итәбез.
Рөстәм Исхакый. Җир уңдырышлымы соң монда, игенчелек файда китерәме?
Азат Галиев. Кызганычка каршы бездә җир начар, кызыл балчыклы, уңдырышлы катламы бик аз. Шуңа күрә игенчелек бик файдалы димәс идем.
Рөстәм Исхакый. Димәк, төп керем терлекчелектә инде…
Азат Галиев. Әйе. Шәхси хуҗалыкта терлекләр күп асрыйбыз.
Рөстәм Исхакый. Сезнең кебек урта яшьтәге, яшь гаиләләр күпме авылда?
Азат Галиев. Яшь гаиләләр юк дип әйтергә мөмкин, бармак белән генә санарлык. Чөнки авылда эш юк.
Рөстәм Исхакый. Нигә үзеңә аларны ярдәмчегә, эшкә алмыйсың?
Азат Галиев. 100 гектар җирдә без үзебез дә эшли алабыз. Ярдәмчеләр алыр өчен зуррак мәйданда эшләргә кирәк.
Рөстәм Исхакый. Җирне арттырырга ниятегез юкмы?
Азат Галиев. Ниятең булса да, җир бирәбез дип тормыйлар, арттырырга рөхсәт юк.
Рөстәм Исхакый. Калган авыл халкы ничек яши инде?
Азат Галиев. Читкә чыгып акча эшлиләр. Авылда балта осталары күп, кем каян таба шуның белән яши. Монда пенсия яшендәгеләр дә күп, авылның 55-60% шулардан тора. Ә калган, минем яшьтәгеләр мал асрап көн күрә. Сөт-каймак, итне Казанга алып барып саталар.
Рөстәм Исхакый. Авыллар бетә диләр, бу авылның киләчеге бармы?
“Безнең авыл әле яши. Аның киләчәге бар. 10-11 еллык мәктәптә 100 гә якын бала укый. Торган җир бетмәс, Алла боерса, безнең кебекләр бар ич әле. Эшләргә комачауламасалар, җирләрне бирсәләр, хайваннар асрасак яшибез әле,” дип сүзен тәмамлады Балык бистәсендәге кече крестьян хуҗалыгы җитәкчесе Азат Галиев. Безнең белән сөйләшүнең икенче көнендә инде ул да урып-җыю эшенә керешкән иде.
XS
SM
MD
LG