Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алданган фатир көтүчеләр юлларны япмакчы


Дүшәмбе Татарстан хөкүмәте түрәләренең көннәре Ирек мәйданына шигарьләр күтәреп чыккан кешеләрне күрүдән башланды.

Урам җыенына чыккан халык беренче чиратта алдаган өчен “Защита” ширкәтенә, икенчедән, ярдәм итмәгән өчен республика җитәкчелегенә нәфрәт белдерә. “Вәгъдәләр күп, эше күренми”, “Защита” ширкәте дольщиклары үз фатирларында яши алмый – хакимият ояты”, “Хакимият фатир алырга теләүчеләрне алдалауны дәвам итә” дигән шигарьләр моңа дәлил.
Хөкүмәт бинасы каршында сәгать ярым торганнан соң, урам җыенын үткәрүчеләр янына Татарстанның төзелеш архитектура һәм торак коммуналь хуҗалыгы министры Марат Хөснуллин чыкты. Шунда ук аны утызлап кеше сырып алды. Һәрберсе үз зарын сөйли. Кайсы елый, кайсы кычкыра, кайсы тыныч кына аңлатмакчы була. Арада, эш болай дәвам итсә, без тимер юлларны ябырга, машина йөрешен туктатырга мәҗбүр булабыз, дигән сүзләр дә ишетелде.
Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак коммуналь хуҗалыгы министры Марат Хөснуллин
Урам җыенына ике төркем чыккан. Берселәренең йортлары Чуйков урамында инде төзелеп беткән, бары тик канализация, ут, су кертәсе бар. Әмма алар инде хәзер бу эшләрне үз хисапларына да башкарырга әзер, йортка гына кертсеннәр. Икенчеләренең исә, Завойский урамында урнашкан йортлары әле төзелә генә башлаган. Биредә 700 фатир төзелеп бетмәгән. Бу эшләрне ахыргача башкарырга 600 миллион сум кирәк. Әмма бу акчаларны табып булмый, ди министр Марат Хөснуллин.
“Бүгенге көндә банктан 650 миллион кредит алыр өчен 1 миллиард бирә алырлык ышандыручы, ягъни поручитель кирәк. Әмма моңа кем алына ала. Хәтта Республика бюдҗеты өчен дә бу шактый зур акчалар. Бүгенге көндә республика бюджетының 150 миллион сум гына кредит алырга мөмкинчелеге бар. Ә бу бер йортны гына төзергә җитә. Калганнарына акча вакыт узу белән генә табылса”, диде министр Марат Хөснуллин.
Аның каравы Казан шәһәре хакимияте башлыгы Илсур Метшинның җәй башында язган хатында Завойский урамындагы бу йортның берсе 2008 елның ахырына, икенчесе 2009елның җәендә төзелеп бетеләчәк дигән. Тик биредә әле дә эшләрнең алып барылмавы халыкны нык борчый.
Күпләрдә нәфрәт уяткан “Защита” ширкәтенең башлыгы Алексей Казаков исә, бүгенге көндә кулга алынган, аңа карата җинаять эше дә кузгалтылган. Мәхкәмә карары кайчан чыгарылачагы әлегә билгеле түгел. Хакимият вәкилләре белдергәнчә, төзелеп бетмәгән 75 йорттан, бүген 40-гы кулланылышка тапшырылды. Әмма шулай да 701 гаилә, әле үз фатирларын ала алмый. Вәгъдә итүләргә караганда бу проблемалар 2010 елга бетерелергә тиеш.
Аның каравы торак мәсьәләсе бүгенге көндә алданган кешеләрне генә түгел, ә түрәләрне дә борчый. Бер яктан, фатир ала алмаучылар һаман урам җыеннарын үткәреп авырткан ярага тоз сибеп торса, икенче яктан, тикшерүләр күрсәткәнчә, узган ел белән чагыштырганда ипотекага фатирлар алу саны икеләтә кимегән. Елга ул якынча 700 миллион исәпләнгән 730 кредит алу килешүе диелә.
Шулай итеп, торак мәсьәләсендә җитәкчелекнең кәефе әлегә бик үк күңелле түгел. Шуңа күрә алданган торак алырга теләүчеләргә дә алар бернинди төгәл җавап әйтә алмыйлар. Акчалар я була, я юк. Димәк, торак та, күпме генә дә урам җыеннарын үткәреп йөрмә, я төзелеп бетә, я юк.
XS
SM
MD
LG