Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарофобия


Руслан Айсин татарофобия очракларын теркәп барырга тели.
Руслан Айсин татарофобия очракларын теркәп барырга тели.

Интернетта “Татарофобия” атлы почмак эшли.

Tatar-congress.org атлы сайтта “Татарофобия” исемле бүлек эшли. Аны Руслан Айсин алып бара.

Якын иткән төймәcе

Татарга каршы кылынган гамәлләрне теркәп баручы Айсин, Татар конгрессында эшли. Сайт та шул оешманыкы. Веб-сәхифәләре быел яңартылган. Конгресс хәбәрләре, “Миллият” газетасы, яңалыклар кебек башка күп бүлекләре бар. Аны карап торучы Руслан Айсинның бу сайтта иң үз иткән төймәсе исә - “Татарофобия”.

“Мине бу проблема бар нәрсәдән дә артык борчый. Шуңа күрә ул теманы якын күрәм. Без татарлар үз тешебезне дә күрсәтергә тиеш”, ди ул.

Коллык психологиясе "күгәрченнәрдәй гөрләтә"

Татарофобия темасы бар, тик аны татарлар аңлап бетерми икән. “Кызганычка каршы тема бу көнгә кадәр ябык торды. Ә бит татарлар үзләре генә татарларга каршы булган эшләрне ача һәм аңа каршы көрәшә ала”, ди Айсин.

“Коллар колбиләүчене яклаган кебек, татарлар да еш кына аларны мыскыл итүчене хуплап каршылый”, ди ул. Ә урысларда еш кына татарны кимсетеп карау гадәти нәрсә кебек кабул ителә икән. “Татар телен яки мәдәниятен тигез итеп кабул итү, аны урысныкы кебек тигез итеп хөрмәт итүне сизмим ”, ди ул.

Руслан Айсин “швед синдромы” турында да искә ала. “Тоткыннар, үзләрен эләктергән террорчыларны яклый башлый. Татар да үзен тоткынлыкка төшкән халык кебек тота. Ә татар Явыз Иван вакытында коллыкка төште бит”, ди.

Хәзерге татарлар һәм татарофоб хисле кешеләр мөнәсәбәтен ул шул террорчы-тоткын мөнәсәбәтенә тиңли. Алар бер-берсен “аңлап” яшиләр, ди. Мазохистлар һәм садистлар кебек килешеп, “күгәрченнәрдәй гөрләшеп”.

Нәфрәтләре - аңастында

Урыс халкының күмәк аңастына 500 ел дәвамында татарга каршы хис тупланып килгән. Ул гадәти сөйләмнәрендә дә күренә. “Татарин поганый”, диләр. Ни аңлатканын сорасаң, әйтә алмыйлар. Алар “Алтын урда”дан зыян күрдек, дип уйлыйлар. Татарга каршы нәфрәтләре шул фикерләренә буталып буыннан буынга күчеп, хәтерләренә кат-кат булып утырган, шуннан чыга алмый. Явыз Иван, Петр беренче, инкыйлабтан соң килгән идарә исә шул хисне тормышка ашырды. Татарофобия даими дәүләт сәясәте булды”, ди Айсин.

“Эт-татар” авторына татар үзе һәйкәл кора

Тик бүгенге Татарстан да шул сәясәттән читтә калмаган. Марина Цветаева турында узган ун көндә Татарстандагы жирле каналда мәдхияле кино күрсәтелде. Татарстанда Цветаева, дип горурланалар. Ә бит ул хатын, татарны “эт-татар” сүзен кыстырып әсәр язган булган. Тик хөкүмәт үзен эткә санаучыны алиһәгә тиңләп музей һәм һәйкәл ачкан.

“Коллык психологиясеннән татарофобияне аклау килеп чыга. Дус, тату яшибез, дигән булып, кимсетүләрне кичереп яшибез. “Толерантлык” дип шул коллык хисен атыйбыз”, ди Руслан Айсин.

Кимсетү очракларын туплау

Татарофобия көндәлек тормышта очрый. Аны читтә яшәүче татарлар яхшырак аңлар. “Алар авазын туплап бару авыр эш. Татарофобия очраклары гадәти әйбер буларак кабул ителә, аларны сизми калырга теләү бар. Аларга каршы көрәшү - кирәк эш, дип саналмый”, ди ул. Әйтик, урыска каршы булган сүзләрне, гамәлләрне Русия хөкүмәте күзәтеп бара. Яһүдиләргә каршы кылынган эшчәнлекне дә туплаучы оешмалар бар. Ә татарныкы әлегә юк иде.

Интернеттагы татарофобия: No tatar

“Татарва”, “чапляшка” кебек сүзләр интернетта да еш очрый. Әйтик, Чыңгыз Айтматов үлде. Урыс-совет мәдәниятенә, әдәбиятенә өлеш керткән кеше ул. Урыс сайты “Mail.ru”да шул хәбәрне элде. Китте фикер алышу: “татардан котылдык”, “маймыл китте” кебек мыскыллы сүзләр язучылар күп булды.

“Маргинал төркемнәр интернетта шактый. Үзләрен скинхедлар кебек тоталар. Аларга Русия хөкүмәте даирәләре тарафыннан ярдәм күрсәтелә, дип әйтәләр. Әйтик, интернетта “урыс-фәлән”, дип сүгеп язсаң, сине тиз арада алып китә алалар. Ә татарга каршы язу гадәти нәрсә итеп кабул ителә”, ди Руслан Айсин.

Гасыр башында, мәктәпләрдә татар телен укытуга каршы Казанда хәрәкәт китте. Алар хәтта “Татар юк”, яки “Татарча юк” (no tatar) исемле сайт та ачкан иде. Аны Казанда балаларга татар телен укытуга каршы булган урыстелле кешеләр оештырды. Шул ук вакытта Мәскәүдә татарлар урыс телен укытуга каршы булсалар, аларны “милләтче” дип гаепләрләр иде.

«Яхшы татар – ул үле татар» дип әйтелсә дә

Русиядәге татарга каршы кылынган гамәлләрне теркәп баручы Руслан Айсин, татарофобларның быел Иванов өлкәсендәге Шуя шәһәрендә мәчетне юк итүен әйтә. Русиядә бу беренче очрак түгел.

Татар мәчетләре, зиратлары, кешеләренә һөҗүмнәр даими булып тора. Быелгы ел да искәрмә түгел. Әйтик, Чиләбе өлкәсендәге Озерски шәһәрендә бер укытучы «яхшы татар – ул үле татар» дип әйткән.

Комидагы Ухта шәһәрендә берсе иренмәгән, Сабантуй вакытында күңелендәгесен язып һәм карачкы итеп "Чурка" дип элеп куйган.

Кимсетү дәүләт даирәләрендә дә, эш урыннарында да, урамда да очрарга мөмкин. Бар очракларны да татар конгрессы сайтына кереп, Айсинга юлларга кирәк.

Татарофобия һәм исламофобия

Руслан Айсин татарофобияне исламофобия белән бергә атлый, дип саный. Айсин, Русиядәге район-шәһәр мәхкәмәләре тарафыннан ислами 79 китап яки язу тыелуын әйтә. Бу да “татарофобия” дип теркәлгән.

“Тыелган китаплар арасында тарихчы Фәйзелхак Ислаев белән мәрһүм Лотфулла Исхаков язган “Татар халкы җиһады” исемле фәнни китап та бар. Кайбер листовкалар, белешмәләр дә тыелган”, ди ул.

Шул ук вакытта “История Отечества” атлы урыс тарихы дәреслегендә татарлар варвар, кеше ашаучы итеп итеп сурәтләнгән. Аны тыюны сорап татарлар мәхкәмәгә язды. Тик тыя алмадылар. Ә 79 милли яки ислами китапны тиз генә тыйганнар да куйганнар.

XS
SM
MD
LG