Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья Грузиядән Русия гаскәрләрен чыгаруны көтә


Халыкара җәмәгатчелек Русиянең Грузиядән гаскәрләрен чыгару вәгъдәсен ничек үтәвен күзәтә. Мәскәү гаскәрләрне тулысынча чыгару көнен әйтми.

Дөньяның күзләре Русиягә төбәлгән. Ул Көньяк Осетиягә бәйле кыска вакытлы әмма каты сугыштан соң Грузиядән гаскәрләрен чыгара башлау вәгъдәсен үтәрме?

Якшәмбе көнне Русия президенты Дмитрий Медведев дүшәмбедән Грузиядәге гаскәрләрне чыгара башларга кушкан иде.

Русия хәрбиләренең баш идарәсе җитәкче урынбасары генерал-полковник Анатолий Ноговицын журналистларга Русия Грузиядән гаскәрләрен чыгара башлады дип белдерде.

Әмма хәбәрләргә караганда, гаскәрләрне чыгару бик күренми. Грузиянең шактый зур өлеше, шул исәптән илнең көнчыгышы белән көнбатышын тоташтыручы төп юл Русия хәрбиләре һәм танклары карамагында кала. Русия көчләре Грузия буйлап хәрәкәтләрен дәвам итә. 18 августта алар хәтта Боржоми тарлавыгына да кермәкче иде. Тик аларны Грузия хәрби полициясе туктатты.

Грузия президенты Михаил Саакашвили дүшәмбе көнне телевидение аша чыгышында Тифлис белән Мәскәү арасында сөйләшүләр үткәрергә чакырды.

“Мин сезгә мөрәҗәгать итәм һәм Русиянең оккупацион көчләрен кичекмәстән Грузиядән чыгаруны таләп итәм. Гаскәрләрегез Грузиядән чыгып киткәннән соң сез мөнәсәбәтләрне алга таба кору юллары турында, илләребез арасында мөнәсәбәтләрне мәңгегә җимермәү турында җитди уйлана һәм фикер алыша башларга тиеш. Ә хәзергә оккупация бетәргә тиеш,” – диде Саакашвили.

Гаскәрләрне чыгаруга бәйле билгесезлек дистәләрчә мең качакларны өйләренә кайтару һәм һуманитар ярдам күрсәтүдә дә зур кыенлыклар тудыра.

XS
SM
MD
LG