Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милли сувенирлар кирәкме?


Казан кунакларының милли сувенирларга ихтыяҗын аерым шәхесләр генә канәгатъләндерә алырмы?

Еш кына Казан Русиянең өченче башкаласы дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Бу сүзләрдә Казанның күркәмлегенә, бөеклегенә бер ишарә булса да, татар кешеләренә Казанны татарларның башкаласы итеп күрәсе килү теләге кимеми. Шуңа күрә Казанга кайткан һәрберсе чын татар сувенирлары, татарча открыткалар, татарча китап, календарьлар алырмын дип өметләнеп кайта. Хәзер инде түбәтәй, кәләпүш, калфак кебек милли баш киемнәрен табарга була. Ә менә татарлыкны, татарның кием салымын, аның этник чалымын күрсәтеп кычкырып торган сувенирлар кибете бар микән Казанда? Күзгә чалынганы булмады.

Шуңа күрә Мәскәүгә Казаннан килгән бер ханымның: “Кулдан ясалган курчакларны Мәскәүгә күргәзмәгә алып килдем, кызыксынмыйсызмы, бәлки музей өчен?”, дигән тәкъдименә каршы килмәдек. Мәскәүнең милли-мәдәни үзәгендәге Зәмзәмия Сәхәбетдинова хәстәре белән оешып кына килгән халык-көнкүреш җиһазлары музеенда күрешергә карар кылдык. Суфия ханым безгә дистәләгән кулдан ясалган милли киемле төрле зурлыктагы курчакларны күрсәтте. “Без бу курчаклар белән Мәскәү өлкәсе, Мәскәү Сабантуйларында да катанаштык. Әле Мәскәүдә ике күргәзмәдә дә булдык. Тик сатылып бетмәде. Боларны инде кире Казанга алып кайтасым килми, бәлки музейга алырсыз”, диде Суфия ханым.

Курчаклар чынлап та музейга куярлык зәвыклы итеп эшләнгән. Аларны Казанда яшәүче рәссам Асия Глебова ясый икән. Ул берничә ел элек кечкенә улы белән өйдә утырганда милли киемле татар курчаклары ясый башлый. Башта ул музейларга йөреп, төрле тарихи китаплардан татар халкының кием-салым рәвешен өйрәнә. Аннан соң инде курчакның сынын гипстан ясап, аларны милли киемнәргә киендерә башлый. Биредә затлы парчалы җиләннәр кигән шахзадәләр дә, улы Үтәмеш белән Сөенбикә ханбикә дә, чәй өстәле артында утырган мут елмаюлы бабай белән бәхетле әби сурәтендәгеләр дә, суга баручы авыл кызы белән Коръән тоткан имамны сурәтләгән курчаклар да бар.
Асия Глебова курчаклары


Суфия ханым үзе дә Асия Глебованың иҗатына мөкиббән киткән. Ул курчакларның һәрберсенең исемен дә белә, ничек ясалганын да бик җентекләп сөйли. Чынлап та исемнәре дә җисемнәренә бик туры китереп бирелгән. Мортаза белән Хәдичәне инде беркем белән бутап булмый. Ул курчакларны күргән кешеләр берсе дә буш кул белән китә алмый безнең яннан ди, Суфия ханым. Ә менә хәзерге гәрәпчә яулык ябып, озын күлмәк кигән мөселман кызларын сурәтләгән курчаклар юк иде Суфия ханым коллекциясендә.

Беренчедән, без бары тик татар киемнәреннән булган курчакларны ясыйбыз. Икенчедән, татарча түгел, гәрәпчә яулык япкан кызларны татар кызлары дип тә әйтмәс идем, ди ул. Чөнки алар татарча белмиләр, исемнәре дә русча аларның, ди Суфия ханым. “Безнең курчакларның бары да милли киемнәрдән. Хәтта яулык ябу, калфак кию рәвешеннән бу курчакларны нинди социаль катламны күрсәтүен белергә була, бу курчакларга карап татар халкының яшәү рәвешен генә түгел, тарихын да өйрәнергә була”, ди Суфия ханым Хабибуллина.

Ул шулай ук үзләренең интернет сәхифәләрен ачырга ниятләре булуын да белдерде. “Бу һөнәрчелекне үстерү киң юлга куелмаган, хөкүмәт тарафыннан ярдәм юк. Кайбер кибетләр безнең курчакларны сатарга алалар. Ләкин ул вакытта инде аларның бәяләре бермә-бер арта”, ди ул.

Шулай итеп, татар халкының чын киемнәренә киенгән, чулпы, хәситәләр таккан, калфак-кәләпүшле милли йөзле татар сувенирлары, татар бүләкләре эшләүчеләр бар икән Казанда. Ләкин, зур халыкара киңәшмәләр уздырган, Универсиадалар белән халыкара мәйданга чыгарга омтылган Казанда аерым шәхесләр генә тудырган сувенирлар кунакларның ихтыяҗын канәгатъләндерә алырмы? Бу турыда әйтүе кыен.
XS
SM
MD
LG