Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 11:00

Берничә көн генә дәвам иткән сугыш татарстанлыларның күңелендә тирән яра калдырды. Республикадан 4 егет яраланды, берсе һәлак булды.

“Азатлык” хәбәр иткәнчә, шимбә көнне Казанда Көньяк Осетиядә һәлак булган Евгений Парфеновны соңгы юлга озаттылар. Матәм җыелышы генералларны һәм маршалларны күмгәндәге кебек оештырылды. Табут дәүләт байрагы белән капланган иде, хәрби оркестр уйнады, табутны озатырга хәрби машиналар тезелде, салют та бирделәр. Евгений Парфеновның нинди максат өчен баш салуын әйтеп булса да, аңлатып булмый.
Матбугат, радио, телевидениядә Татарстан егетенең ничек, кайчан һәм нинди шартларда үлүе турында мәгълүмат бик аз. Билгеле, мондый кайгыга баткан халәттә Евгенийны әнисе Наталья да бик үк журналистлар белән сөйләшергә теләмәде. Булган язмалардан күренгәнчә, егетнең әнисе малаеның үлүендә хакимиятне дә, башкаларны да гаепләми, киресенчә улы белән горурлана, язмыш белән килешә һәм барлык нәрсә Аллаһы кулында ди.
Евгений Парфенов хезмәт итергә Казанның Киров районы комиссариатыннан киткән, шуңа күрә аны җәсәде дә шунда килгән. Табутны кабул иткән, Парфеновны күмү мәшакатҗләрен үз өстенә алган әлеге комиссариат вәкиле Евгений, Татарстан егетенең кайда хезмәт иткәне һәм ничек сугышка килеп эләккәне турында болай диде:
“Ул махсус билгеләнү бүлегендә контракт буенча хезмәт итте. Бу бүлекчә заманында Чечен республикасы сугышында да катнашты. Шуңа күрә дә Парфенов, Осетиядәге сугышка белеп, үз теләге белән киткән. 8 августта сугыш башланды, 9 августа аларны сугышка җибәргәннәр. 10сы көнне төнге 2дә Грузия сугышчылары аларга һөҗүм ясый. Төркемнән 7 кеше яралана, шул исәптән Евгений Парфенов та. Әмма грузиннар атуны туктатмау сәбәпле, аны сугыш кырыннан алып чыгып булмаган”, ди Казанның Киров районы хәрби комиссариаты вәкиле Евгений.
Күп кенә массакүләм мәгълүмат чараларында Евгений Парфеновның, Осетиягә эләккәнче, Ботайскида күзләү идарәсендә хезмәт иткән дигән хәбәр таралса да, Казан хәрби комиссариаты вәкилләре бу фикерне расламыйлар. Алар журналистларны ялган мәгълүмат таратуда гаепли.
Шулай итеп, сугыш бетте. 22 яшьлек Евгений Парфеновны каһарманнарча җирләделәр. Егетнең кайгыга баткан туганнары исә, бу хәлләрне дөнья сәясәте тудырган афәт, ә улларын аның корбаны дип кабул итми, Евгенийны ватан сакчысына тиңли. Бу вакыйгалардан соң, күпләр контракт буенча хезмәт итү күренеше турында ныклап уйлана башлады. Бу үз теләгең белән ватанны саклаумы, әллә инде күпләп акча эшләргә ялланумы? Ә Евгений Осетиягә барганда нинди ният белән барган, ватанны сакларгамы, әллә акчага кызыгыпмы, монысын инде белүче юк.

XS
SM
MD
LG