Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия хәрбиләре Горидан китә


Көнбатыш хәбәрчеләре Русия хәрби машиналарының һәм танкларының стратегик әһәмияткә ия гөрҗи шәһәре Горидан чыгарылуы турында белдерә.

Русия офицеры Игорь Коношенков хәрби карванның башта Көньяк Осетиягә, аннан ахыр чиктә Русиягә китүе турында әйтте.

Атна ахырында Русия белән Грузия арасында имзаланган атышларны туктату килешүе нигезендә Русия дүшәмбедән гаскәрләрен чыгара башлыячагын белдергән иде.

Бүген Русия белән Грузия арасында әсирләрне алмашу да башланды.
XS
SM
MD
LG