Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия хәрбиләре Горидан китә


Көнбатыш хәбәрчеләре Русия хәрби машиналарының һәм танкларының стратегик әһәмияткә ия гөрҗи шәһәре Горидан чыгарылуы турында белдерә.

Русия офицеры Игорь Коношенков хәрби карванның башта Көньяк Осетиягә, аннан ахыр чиктә Русиягә китүе турында әйтте.

Грузия эчке эшләр министрлыгы бу хәрәкәт гаскәрләрне чыгаруга охшаган күз буяу гына дип белдерде.

Атна ахырында Русия белән Грузия арасында имзаланган атышларны туктату килешүе нигезендә Русия дүшәмбедән гаскәрләрен чыгара башлыячагын белдергән иде.

Русия хәрби көчләре баш идарәсенең җитәкче урынбасары, генерал-полковник Анатолий Ноговицын хакимият бушлыгы тууга юл куймау өчен гаскәрләрне Грузия җиреннән чыгару кичектерелде диде.

Русия белән Грузия хәрбиләре сугыш әсирләрен алмаша
Бүген шулай ук Русия белән Грузия сугыш әсирләренең беренче төркемен алмашты.

Алмашу Лехура елгасы аша салынган күпер янында булды. Ул урында Азатлык радиосы хәбәрчесе Коба Ликликадзе да булды.

"Әсирләрне алмашу тәмамланды. 5 Русия әсире, шул исәптән 2 очучы 15 гөрҗигә алмаштырылды. Миңа аларның берсе белән сөйләшү мөмкинлеге чыкты. Әсирлектән азат ителгән Гоча Чачанидзе бер атна буе Төньяк Осетия башкаласы Владикавказда хастаханәдә булганлыгын әйтте. Ул яраланып әсирлеккә төшүен, Владикавказда үзенә нормаль мөнәсәбәт булуын белдерде," – диде Ликликадзе.

Әсирләрне алмашу, 19 август, Грузия
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:52 0:00


XS
SM
MD
LG