Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 13:07

Игор Изместьев эшен тирән казыйлар


Башкортстаннан Русия шурасында элек сенатор булган Игорь Изместьевны тикшерү бүлегендә калдыру вакыты 16 ноябрьгә кадәр озайтылган.

Элегрәк тә хәбәр ителүенчә, Башкортстаннан Русия шурасында элек сенатор булган Игорь Изместьевка ил прокуратурасының тикшерү бүлеге өстәмә гаепләүләрне дә әзерләп беткән иде. Хәзер ул гаепләүләр буенча барлык материаллар белән Игорь Изместьев үзе һәм аны яклаучы да таныша.

Мәгълүм ки, Мәскәү шәһәре мәхкәмәсе Игорь Изместьевны элегрәк тагын да сентябрь уртасына кадәр тикшерү бүлегендә калдыру турында карар чыгарган иде. Хәзер инде, ул үзенә кагылышлы тикшерү томнарын карап өлгерми дип, аны тагын да ноябрь уртасына кадәр бик астында калдыруны кулай күрделәр.
Башкортстаннан сенатор итеп сайланып, биш ел чамасы шушы югары кәнәфидә утырган һәм республика җитәкчелеге белән моңа кадәр дустанә мөнәсәбәтләрдә булган Изместьевка хәзер әллә күпме гаепләр тагыла. Иң соңгы гаеп итеп 2003 елда аның Башкортстан президенты улы Урал Рәхимовны үтертергә маташуын да бәян иттеләр.

Соңгы бер ел ярымнан артык Мәскәүдә тикшерү бүлегендә утырган Башкортстан экс-сенаторына хәзер террорчылыкта катнашу гаебе дә, 7 кешене үтертү, ике кешене үтертергә маташу, бер типографиягә ут төртү, федераль иминлек хезмәте вәкиленә ришвәт бирергә омтылу кебек гаепләр дә тагыла.

Игорь Изместьев исә әлегә барлык гаепләүләрне дә кискен кире кага. Мәгълүм ки, Башкортстанның нефть комплексында үз бизнесы булган Игорь Изместьев бик бай эшкуар саналды. Мортаза Рәхимовның улы Урал белән дә бик якын дуслар булганлыгы билгеле иде.

Әллә күпме авыр җинаятьләрдә гаепләнүе сәбәпле,Изместьевка гомерлек төрмә җәзасы яный, дип белдерә тәҗрибәле хөкемдарлар. Изместьев эшенә бәйле, Мәскәүдән махсус тикшерүчеләр берничә тапкыр Уфага килеп, Урал Рәхимовтан да сорау алган иде.

Игорь Изместьев үзе дә, аны яклаучы да бу эшне Мәскәү шәһәре мәхкәмәсе түгел, ә Русия югары мәхкәмәсе каравын тели. Әмма бу теләк канәгатьләндерелмәс кебек.

XS
SM
MD
LG