Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вьетнам вәкиллеге – Башкортстанда


Башкортстанга Вьетнам социалистик республикасы вәкиллеге килде. Аңа Вьетнамның Русиядәге илчесе Буй Динь Зин җитәкчелек итә.

Вьетнам вәкилләренең Башкортстанга эш сәфәре өч көнгә исәпләнгән. Алар Башкортстан хөкүмәтендә һәм Башкортстанның тышкы икътисадый бәйләнешләр һәм сәүдә министрлыгында эшлекле сөйләшүләр алып барачак.

Шулай ук Вьетнам вәкиллеге Уфадагы кайбер эре ширкәтләрдә һәм югары уку йортларында да очрашуларда булачак. Башкортстанда,аеруча Уфада вьетнамлылар да байтак яши. Алар, нигездә, сәүдә эше белән мәшгуль. Күпчелеге базарларда Вьетнамнан китерелгән кием-салым, савыт-саба һәм башка көнкүреш әйберләре сата. Менә шул диаспора да Вьетнам вәкиллегенә аерым очрашу әзерли.

Уфадан тыш кунаклар программасында эшлекле сәфәрләр каралган. Мисал өчен, аларның Уфадан ерак булмаган Благовар районына барачагы мәгълүм. Анда алар кайбер җитештерү ширкәтләре эше белән танышачак һәм үзара хезмәттәшлек мөмкинлекләрен өйрәнәчәк.


XS
SM
MD
LG