Accessibility links

Кайнар хәбәр

Поплар - гаскәргә, абыстай - тыныч тормышка өнди


Әлмирә абыстай Әдиятуллина гаскәри идеялар белән “артык күп” мавыгуны күрә
Әлмирә абыстай Әдиятуллина гаскәри идеялар белән “артык күп” мавыгуны күрә

Казан епархиясе динчеләре Русия хәрбиләрен рухландырырга тели. Аларны мөфтият яклый. Ә мөселман ханымнары бу идеяга шик белән карый.

Казан һәм Татарстан архиепискобы Анастасий фатихасы белән правослау атакайлары сентябрь аенда Русия гаскәренең “Үзәк - 2008” исемле хәрби укуларда катнашачак. Алар гаскәриләргә рухи ярдәмче булырга тели. Бу укуларда Урал округы һәм Татарстаннан ун мең чамасы резервтагы солдат катнашачак.

Мөфтият муллаларны җибәрер иде

Мондый укуларда мөселман муллалары да катнашыр иде. Инде моңарчы да андый чараларда “ваһабчылык белән көрәшүче” дип даны чыккан Пермь мөфтие Мөхәммәтгали Хуҗин катнашкан иде. Бүген Татарстанныкылар да каршы түгел икән.

“Мөфтияткә мөрәҗәгать итүче булмады, булса җибәрербез”, диде Татарстан диния нәзарәте матбугат сәркатибе Әхмәт хәзрәт Халиков. Әмма Татарстан мөфтияте фикерен һәркем куәтләми.

Ә абыстай җибәрмәс иде

Әйтик, “Мөслимә” хатын-кызлар оешмасы рәисе Әлмирә абыстай Әдиятуллина правослау руханиләренең гаскәр эшенә кысылуын хуплап бетерми. “Патша заманында поплар да, муллалар да армиядә булган. Ә хәзер исә муллаларның гаскәрдә рухи хезмәт күрсәтергә мөмкинлеге, белеме җитеп бетми. Шуңа күрә правослау дине вәкилләре генә анда гел кушылып йөри”, ди ул. Ул аерым бер диннең генә гаскәр эшенә кушылуына каршы.

Гаскәрдә "хезмәт хаксыз" атакайлар эш алып бара

Урыс чиркәве вәкилләре армиягә даими эшләүче хәрби руханиларны, ягъни – капеланнар хезмәтен кертүне дә сораган иде инде. Хәзерге вакытта да хәрби частьләрдә һәм корабларда “хезмәт хаксыз гына” ике меңгә якын правослау рухание хезмәт күрсәтә.

Ләкин урыс атакайларының гаскәрдә хезмәт хаклы динчеләр булдыру идеясына кайбер мөселман әһелләре каршы килде.

Тыныч тормышта да эш җитәрлек

Әлмирә абыстай Әдиятуллина да Русия гаскәрендәге штатлы поплар тотуга каршы. Ул “мөселман анасы буларак” соңгы арада динчеләрнең гаскәри идеялар белән “артык күп” мавыгуын күрә.

“1945 елда олы сугыш булды. Аннары башкалары. Яралары йомылмаган әле. Ә хәзер тагын бар халыкны сугышка әзерләгән кебек итеп шау-шу куптаралар. Руханиятне без сугышка, гаскәргә түгел, ә беренче чиратта тыныч тормышка әзерләргә тиеш”, дип әйтә ул.

Әдиятуллина тыныч тормышта, “тылда” да эш күп, ди. Ул атакайларга да, муллаларга сугыш яки хәрби сәясәт белән мавыкканчы, гади халык белән күбрәк эшләргә, аларны әхлакка чакырырга куша.

XS
SM
MD
LG