Accessibility links

Русия үзенә үпкәләсен


НАТО белән Русия хезмәттәшлегенең кайсы өлкәсе туктатылачагы әлегә билгеле түгел. Барысы да Русиянең үзеннән торачак, ягъни аның солых килешүен үтәүдән.

Грузия низагы сәбәпле, сишәмбе көнне тышкы эшләр министрлары, Брюссельдә НАТОның гадәттән тыш утырышына җыелды. Рәсми рәвештә бу утырышта Көнья Осетия хәлләре турында сөйләшүләр узачак диелсә дә, чынлыкта НАТО белән Русиянең киләчәк хезмәттәшлеге хакында күбрәк сүз булачагы фаразланды.

Русиянең Грузиягә каршы көч куллануы Европа берлеге һәм НАТОны киеренке хәлгә куйды. Әлеге оешмага кергән 26 илнең карашы төрлечә булачагы инде утырыш алдыннан ук әйтелде. Берәүләр Грузиягә көч куллануы сәбәпле, Русиягә җәзалар бирергә кирәк дип әйтсә, икенчеләре йомшаграк булырга чакырды. Шул ук вакытта Русиянең вәгъдә биреп тә, Грузиядән үз хәрбиләрен чыгармавын барлык ил вәкилләре тәнкыйтьләп чыкты.

Кондолиза Райс Грузияне НАТОга алу мөмкинлеге саклануын әйтте
Америка Кушма Штатлары, тынычлык планына да карамастан, гәскәрләрен әле дә Грузиядә калдырган Русиягә карата катгый чаралар күрергә чакырды. Аерым алганда, АКШ дәүләт секретаре Кондолиза Райс 6 ел эшләп килгән Русия-НАТО шурасын ябу һәм иминлек нигезендәге бердәм халыкара хезмәттәшлекне эзү мөмкинлекләре турында әйтте.

“Русиянең тынычлык урнаштыру планын үтәргә тиешлеге хакында бүген бик катгый әйтелде. Русия президенты үз сүзендә торырга һәм хәрбиләрне кире, ягъни 6-7 августка кадәр булган җирләренә чигендерергә тиеш”, диде Райс.

НАТО генераль секретаре Яап де Хооп Схеффер да Русия тынычлык урнаштыру турындагы 6 юнәлештән торган планны үтәмичә, НАТО илләре белән хезмәттәшлек үсеше мөмкин түгеллеген әйтте. Әлегә хәтле Русия үз вәгъдәсендә тормый диде ул.

Кайберәүләр Русиягә каршы булырга теләми

Шул ук вакытта НАТО илләренең кайберләре Русиягә карата артык каты таләпләр кертүне һәм араларны эзүне хупламый.

Мисал өчен, Бөекбритания тышкы эшләр министры Дэвид Милибенд Русияне халыкара хезмәттәшлектән читләштерүгә каршы булуын әйтте. “Бу Русиягә начар җавап. Киресенчә элемтәләрне үстерү кирәк. Һәрвакыт сөйләшүләр дәвам итәргә тиеш. Грузиянең дә НАТО әгъзасы буласы килә икән, аңа да мөмкинлек бирергә кирәк”, дигән иде Милебенд утырыш алдыннан.

Соңгы вакытта Русия белән Бөекбритания арасындагы мөнәсәбәтләр киеренке булу сәбәпле, күпләрне Лондонның мондый сүзләре гаҗәпләндерде. Чөнки әле күптән түгел генә Көньяк Осетия низагын тикшергән Европа берлеге шурасы утырышында Милибенд Европа берлеге белән Русиянең киләчәк мөнәсәбәтләре үсешен шик астына куйган иде. Ягъни, 13 август көнне Бөекбритания тышкы эшләр министры Русия чараларын агрессия дип атады һәм низагъ урынына тынычлык сакчыларын кертү фикере белән чыкты.

Бүген утырыштан соң, Милебенд күп кенә НАТО илләре Русиянең ышанычлы партнер була алуында шикләнә, диде.

Русия-НАТО шурасы эше дә туктап торачак

“Русия хәрбиләре Грузия җирендә калганда, Русия-НАТО шурасы үз эшен башламаячак”, диде Схеффер.

Күпләр НАТОның чираттан тыш утырышы шактый авыр булачак дип фаразлады. Чөнки монда Грузияне НАТОда әгъза булу мәсьәләсе дә каралырга тиеш иде. Яап де Хооп Схеффер моның тормышка ашачагын кире какмады. Ул шулай ук
Грузия соравы нигезендә, әлеге илгә хәрби-техник ярдәм күрсәтеләчәген әйтте. Чөнки бәрелешләр барышында, Грузиянең һава киңлеген күзәтү системасы юк ителгән иде.

Моннан тыш, күрелгән зыянны санар өчен Грузиягә 15 эксперт җибәреләчәк. Һәм алар нинди күләмдә ярдәм кирәк булачагын билгелиячәк. Шулай ук, НАТО-Украина рәвешендәге кебек НАТО-Грузия комиссиясе эшлиячәге мәгълүм булды.
XS
SM
MD
LG