Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия мәгълүмати сугышта җиңдеме?


Русия Көньяк Осетия халкына һәртөрле ярдәм күрсәтү турында белдерде.

Узган атнада бу бу эшкә Чаллы да кушылды. Шәһәрнең 4 урынында Көньяк Осетия өчен әйберләр җыю урыны булдырылды. Автозавод районы башкарма комитетына 20 августка 600 берәмлек әйбер китерелгән. Моңа мәктәп кирәк-яраклары, урын-җир әйберләре, аяк һәм өс киемнәре керә. Китерелгән әйберләрнең гомуми бәясе 30 мең сумга якын булды.

Нәтиҗә чыгару өчен шуны гына әйтеп була, 30 мең сумлык әйбер җыелган Автозавод районында. Халыклар дуслыгы йортында барган әйбер җыю чаралары турында удмурт җәмгыяте рәисе Валентина Николаева сүзләренә караганда, каләмнәр, карандашлар, дәфтәрләр, урын-җир әйберләре, теш чистарткычлар, чәч югычлар, сабыннар күп алып киләләр икән.

Чаллы хәкимиятенең оештыру бүлеге баш белгече Миләүшә Фоатова әйтүенчә, барлык әйберләр яңа һәм кибет тартмаларында булырга тиеш.

Көньяк Осетиягә кагылышлы язмалар Чаллы матбугатында әллә ни күп түгел. “Вечерние Челны” газетасы Осетиядәге сугышта яраланган Чаллы егете Наил Нургалиевның 4нче дәрәҗә Георгий тәресе белән бүләкләнүен хәбәр итә. Шушы ук газета хәбәрчеләре “Мәгълүмат сугышында Русия җиңдеме?” дигән исем астында сорашу уздырган. Хәбәрчегә тарих белгече Евгения Порываева мондый фикер әйтә:

“Мәгълүмати сугышта Русия оттырды. Без Осетиягә нинди генә һуманитар ярдәм күрсәтсәк тә, илебез дөнья җәмәгатьчелеге алдында яхшы булып күренмиячәк. Икътисадый яктан ныгый барган Русиянең сәяси югарылыкта булуын көнбатышның күп илләре теләми. Русия тарихында тискәре яклар күп. Аны әле дә хәтерлиләр. Без үзебезне тынычлык яклаучылар дисәк тә, безнең гаскәрләр Әфганистанга, Анголага, Никарагуага керде...”

Журналист Валерий Аракчев исә, Америка матбугаты Осетия вакыйгасында Русияне гаепли. Американнар моңа ышана. Бу мәгълүмати сугышны үзебездә, Русиядә ота алсак та, Ходайга шөкер итәргә кирәк.”
XS
SM
MD
LG