Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең мәгариф министры Сембердә булып китте


Ул өлкә үзәге укытучыларының август киңәшмәсендә катнашты. Мондый чара хәзер икенчерәк - еллык мәгариф форумы, дип атала икән.

Министр күп сорауларга җавап бирде: аз комплектлы мәктәпләрдә эш ысуллары, мәктәпләрдә региональ компонент язмышы… Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләренә исә аеруча зур игътибар бирелде. Алар укучыларның белеме белән канәгать булырга ирек бирмиләр, ди. Бигрәк тә математика һәм әдәбият буенча укучылар сай белем күрсәткәннәр.

Моның сәбәбен укытучыларның үз белемнәре сай булуында дип уйланыла икән. Шунлыктан иң башта шушы фәннәр укытучыларының белемен тикшерү күз алдында тотыла, диде шәһәрнең мәктәпкәчә белем департаменты директоры Евгения Моргун. Дөрес, бу имтихан түгел – тестирование генә. Укытучылар үз җитешсезлекләрен күреп, шуларны бетерү өстендә эшләргә тиешләр. Министр бу идеяне яклап чыкты.

Андрей Фурсенко фикеренчә, БДИ үзен аклый һәм аны дәвам итәргә кирәк. “Совет мәгариф системасына – артка юл юк”, диде ул. Министр фикеренчә, кабул ителүче барлык чаралар да яхшы нәтиҗәләр биргәннәр. Яулап алынган грантлар мәгариф методикасын камилләштерү өчен тотыла.

Мәскәү кунагы өлкәнең икенче зур шәһәре Мәләкәстә дә булды. Анда да министр игътибарына лаек нәрсә бар икән. 19-нчы санлы тәҗрибә мәктәбе мәгариф буенча илкүләм конкурста үз проекты белән җиңеп чыккан иде. Биредә өстәлмә белемгә гадәти булмаган караш, дип бәяләнә.

Министр килүгә махсус әзерләнгәннәрме, әллә һәрвакыт шулаймы – әйтүе кыен. Һәрхәлдә, каникул вакытында спорт секцияләренең, театр түгәрәгенең гөрләп эшләүләре Мәскәү түрәсенә бик ошады, хәтта аны гаҗәпләндерде дә. Шушы арада “Карьера в России” дигән фестиваль тәмамланды. Аның төп мәгънәсе – яшь талантлар үз төбәкләрендә калырга тиеш. Министрны бу фестивальнең йомгагына – 25 августка да кунакка чакырдылар. Өлкә укытучыларының еллык җыены исә алда әле. Елдагыча, татар теле укытучылары аерым җыелачак.
XS
SM
MD
LG