Accessibility links

Диннең фәнгә файдасы бармы?


25-28 августта Казанда узачак Ислам дөньясы Фәннәр академиясенең ХVI фәнни конференциясендә Мәскәү галимнәре дә катнашачак.

Монда 57 илдән галимнәр һәм сәясәтчеләр катнашыр дип көтелә. Ул конференциядә Мәскәүдән академиклар Камил Вәлиев, Роберт Нигъмәтуллин, галим Йолдыз Халиуллин да чыгышы ясаячак. «Ислам дөньясын эзлекле үстерүдә яңалыклар фән һәм технологияләр» дип аталган бу конференция сәясәтчеләр һәм галимнәрнең якынаюы дигән шигаръ астында узарга тиеш.

Казанда узачак галимнәр форумы алдыннан шул очрашуда чыгыш ясаячак, Русиянең океонология иснтитуты директоры, хәзер инде Татарстан фәннәр академиясенең дә шәрәфле әгъзасе булган Роберт Нигъмәтуллинга берничә сорау белән мөрәҗәгатъ иттек. Мондый конференцияләрдән Татарстанга файда бармы, гомүмән файдасы нәрсәдә дигән сорауга Роберт әфәнде: «Белемдә!» дип җавап бирде. «Без бер-беребездән күп нәрсәләр өйрәнәбез. Андый очрашулардан соң фән өлкәсендә дә офыклар киңәя, файдасы шул дип әйтер идем», диде ул.

Роберт Нигматулиннан экология, энергетика миф һәм чынбарлык темага чыгыш ясаячак. “Биредә ул мәсьәләләр Русия, я булмаса Татарстан киңлегендә генә түгел, дөньякүләм яссылыкта каралачак. Чөнки нефть һәм газга бәяләр артса да, аны табу кими бара. Хәзер инде экологик энергия дип атом энергиясен әйтәбез. Чөнки дөньякүләм кулланган энергиянең 17 % атом энергиясе”, диде ул.

«Сез атом энергиясен иң экологик энергия дисез, аның бит куркынычлыгы да бар, аннан ничек сакланырга соң?», дигән сорауга Роберт әфәнде: «Әлбәттә куркыныч! Ләкин ул технологияләр янында укымышлы, тәртипне нык тоткан кешеләр эшләргә тиеш. Ул чагында хәвефле булмаячак», дип җавап кайтарды.

Соңгы елларда Русия ислам дөньясы белән кызыксынуын, ислам дөньясында үз йогынтысын булдыруны кайгырта башлады. Хәзер инде Ислам конференсиясе оешмасына да илче итеп, татар кешесе Камил Исхаковны билгеләделәр.

Казанда узачак конференцияне оешытручыларның берсе – ислам дөньясы фәннәр академиясе. Ислам белән фән бәйләнешен нәрсәдә күрәсез, дигән сорауга Роберт Нигъмәтуллин: «Дин белән фән икесе ике аерым нәрсә. Ләкин фәнгә диннең файдасы бик зур. Чөнки белеме булмаган, фәннән ерак булган халыкка, мәсьәләне дин аша аңлатып була.

Мәсәлән, мин әле генә бер конференциядән кайттым. Анда безгә Сомолида булган бер хәл турында сөйләделәр. Балык тоту технологиясен бозып, экологиягә зарар китерүчеләргә бу эшнең зыяны турында бары тик дин аша гына аңлата алганнар. Халыкка фәнне җиткерүдә диннең файдасы бар дип саныйм», диде академик Роберт Нигъмәтуллин.
XS
SM
MD
LG