Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әлҗәзәирдә яңа шартлаулар 11 кешене үтерде


Әлҗәзәир дәүләт телевидениесе бүген илнең көнчыгышындагы бер шәһәрдә 2 бомба шартлаудан 11 кешенең һәлак булуы, 30-дан артык кешенең яралануы турында белдерә.

Шартлаулар башкаладан 120-ләп чакрым көньяк-көнчыгыштагы Боюйра шәһәрендә кунакханә һәм хәрби казармалар каршында булган.

Кичә башкаладан 60 чакрымлап көнчыгышта, Иссер шәһәрендә, полиция мәктәбендә интихарчы шартлатучы 43 кешене үтергән, 45 кешене яралаган иде.

Әлегә бу шартлауларның берсе өчен дә җаваплылыкны үз өсетнә алучы булмады.
XS
SM
MD
LG