Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия БМО тәкъдименә каршы чыкты


Русия президенты Медведев ил хәрбиләренең барысы да 2 көн эчендә Грузия җирләреннән чигенәчәген белдерде. Ләкин бу көнбатыш белән киеренкелеккә нокта куймый.

Русиянең бу белдерүе БМО иминлек шурасы һәм НАТО җыены вакытында көнбатыш илләре белән Русия арасындагы дипломатик киеренкелекнең кабынып китүеннән соң яңгырады.

Русия президенты киләсе ике көн эчендә Русия хәрбиләренең Грузия җирләреннән чигенәчәген, ләкин 500ләп хәрбинең калачагын белдерде. Медведев бу белдерүен Европа Берлегенә җитәкчелек иткән ил - Франция президенты Николя Саркозига телефон аша җиткерде. Русиянең һаман чигенү вакытын озакка сузуына каршы Мәскәүнең бу соңгы белдерүе көнбатыш илләренең чыккан ачуын киметмәде. Мәскәү дүшәмбе көннән ук чигенергә вәгъдә итсә дә, бу бары тик берничә хәрби машинаның Гориндан чигенүен күрсәтүдән артмады.

Шул ук вакытта Русия хәрбиләренең Грузиянең Гори төбәгендәге тикшерү нокталарында эшчәнлеген дәвам иттерүе, Грузиянең Кара диңгездәге Поти сәүдә портын да үз карамагына буйсындыруы, басып алган җирләрдә Грузия хәрби корылмаларын җимерүе хәбәр ителә.


Русия шулай ук Франциянең БМО иминлек шурасына тәкъдим иткән килешүне кире какты. Русия аны, узган атна Франция президенты Николя Саркози тырышлыгында булдырылган атышларны туктату килешүенә туры килмәвен белдереп, ул аны кабул итмәде.

Тәкъдим Грузиянең җир бердәмлегенә басым ясый һәм Русияне низаг башлар алдыннан урнашкан җиренә кире чигенергә чакыра. Ләкин Русия үткән атна атышларны туктату килешүендә, Русия хәрбиләренең Көньяк Осетия чигенең Грузия тарафындагы иминлек төбәгенә чигенүенә рөхсәт ителә идее, дип белдерә.

НАТОның Грузиядә Русия хәрбиләре калган очракта, бу ил белән эшләрне гадәттәгечә дәвам иттерә алмаячакбыз дигән кисәтүенә, Мәскәү каты тәнкыйть белдерде.

Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров, тышкы эшләр министрлары җыены ахырында ясаган чыгышында НАТОны алкараш белән хәрәкәт итүдә гаепләде.

Лавров: "Минемчә, НАТОда агрессордан корбан ясамакчы булалар, җинаятьчел режимны алар аклап күрсәтмәкче, барып чыкмаган режимны коткарып калмакчы. Һәм бүгенге Грузия җитәкчелеген яклауга таба юнәлеш алалар", диде ул.

Ләкин Русиянең көнбатыш белән киеренкелекнең артуыннан соң хәрбиләрең кире чигәргә җыенганда Грузиянең икенче низаглы төбәге Абхазиягә дә игътибар үзәгендә тора.

Абхазия парламенты сүзчесе Вячеслав Цугба, Абхазия халкы Русиянең төбәк бәйсезлеген тануда җитәкчелек итүен сорый, дип белдерде.

Мәскәүдә исә Русия парламент сүзчесе, парламентнең югары палатадагы канун чыгаручылар, Грузиядән аерылырга теләгән төбәкләрнең бәйсезлеген танырга әзер булуын белдерде.

Бүтен бу яңалыклар исә Грузия низагың тагын бер кат чуарландыра бара.
XS
SM
MD
LG