Accessibility links

Кайнар хәбәр

Абхазия парламенты Русиядән Абхазия бәйсезлеген тануны сорый


Грузиядән аерылырга теләүче Абхазия парламенты Русиядән Абхазияне бәйсез дәүләт буларак тануны сорады.

Парламент Абхазиянең сепаратист җитәкчесе Сергей Багапшның Русиядән Абхазия бәйсезлеген тануны һәм Адхазиядә Русия гаскәрләрен тотуны сораган мөрәҗәгатен хуплап тавыш бирде.

Элегрәк Грузиянең яңадан берләштерү эшләре министры Тимур Якобашвили бу мөрәҗәгатьне мәгънәсез дип кире каккан иде.

Русия Федерация шурасы әгъзасының Абхазия һәм Көньяк Осетия бәйсезлеген тану мәсьәләсе Федерация шурасында киләсе дүшәмбе, 25 августта гадәттән тыш утырышта каралачак дигән сүзләре китерелә.

Интерфакс агентлыгы Федерация шурасы рәисе Сергей Мироновның, әгәр дә Русия резидентының шул турыда карары булса, шура әгъзалары бу ике төбәк бәйсезлеген танырга әзер дигән сүзләрен китерә.
XS
SM
MD
LG