Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 13:14

40 ел элек, 21 августка каршы төндә Мәскәү танкларының Чехословакиягә басып керүен дөнья тетрәнү белән күзәтте. Хәзер дә Русиянең Грузия җиренә керүе шул елларны хәтерләтә диючеләр бар.

Мисал өчен, Чехиядәге радио журналист Жан Беднар кичке хәбәрләрне караганда, 1968 елның август аенда булган вакыйгалар искә төшә, ди. Ләкин ул еллар белән хәзерге хәлләр арасында аерма булуын да әйтә.

“Хәзер Америка Кушма Штаталары һәм Европа берлеге Русия белән Грузия низагын чишәргә ярдәм итә. Ә 40 ел элек Чехославакиядә алай булмады. Вашингтон һәм барлык Көнбатыш Европа Чехословакия cоветлар хөкеменә карый дигән фикердә торды”, ди Беднар.

Совет гаскәрләре Праганы утка тотты
Шулай итеп, ул елларда чех һәм словаклар совет басымына каршы бер ялгызы калды.

21 августка каршы төндә - сәгать икеләрдә халык танклар тавышыннан уянып китә. Шуннан Чехословакиянең дәүләт радиосын совет гәскәрләренең басып керүен хәбәр итә.

“Кичә, 1968 елның 20 августында кичке сәгать 11дә cоветлар берлеге, Польша халык республикасы, Германия демократик республикасы, Маҗарстан халык республикасы һәм Болгария халык республикасы көчләре Чехословакия чиген үтеп керде. Бу хакта ил президенты, дәүләт мәҗлесе яисә премьер-министр, Коммунистлар партиясе үзәк комитетының беренче секретаренә алдан берни әйтелмәде”, диелә радиодан.

“Прага язы” 20 еллык кышка алмаштырылды

Ул елларда Чехословакия Коммунистлар партиясе җитәкчелегенә Александр Дубчек килгәч, илдә сәяси реформалар, ягъни “кешелекле социализм” төзү башлана. Ул элекке сәясәтне бөтенләй читләштерүне күздә тотмаса да, советлар берлеге һәм тагын кайбер социалистик илләр, аерым алганда ГДР, Польша, Болгария моңа каршы булды. Бу “советлар” бердәмлегенә зыян китерә, партия системасының киләчәгенә куркыныч тудыра дип санады алар. Чөнки Чехословакиядә цензура йомшартылды, ирекле фикер алышу утырышлары уза башлады. Шулай ук сүз иреген булдыру, шәхси оешмалар төзүне җиңеләйтү турында сүзләр сөйләнде. Боларның барысы да тиз арада үсеш алырга тотынды һәм аны икенче төрле “Прага язы” (“Пражская весна”) дип йөртә башладылар.

Бу вакыйгаларны советлар берлеге әлбәттә тыныч кына күзәтә алмады. Ә август аенда аның түземлеге бөтенләй бетте. Илгә Варшава килешүе илләренең 200 мең гаскәре һәм 500 танкы кертелде.

Чехословакиягә бәреп кергәч совет берлеге җитәкчелеге беренче булып нәкъ реформалар, ирекле сүз сөйләгән радионы эшләтмәү максатын куйды. Ләкин күп кенә хезмәткәрләр җиһазларны алып шәһәр янындагы йортларга качты. Ягъни журналистлар эшен туктатмады шул йортларда студияләр оештырып хәбәрләр биреп барды.

“Бу кечкенә генә студияләрдә Чехословакия радиосыннан хәбәрчеләр берничә көн яшерен эшләде. Аларны ачыкламасыннар өчен халык йорттагы урам исемнәрен алып ташлады. Чөнки бер төсле йортлар арасыннан аларның кайда урнашканын табу авыр иде. Шулай итеп хәбәрчеләр берничә көн эшләрен дәвам итә алды”, диде Чехословакия дәүләт радиосында эшләгән Павел Пехачек.

Ул 1968 елны Прага урамнарындагы хәлләр гаҗәпләнерлек булды, ди. Гади кешеләр танкларга менеп совет гаскәрләренә, “Ник монда килдегез” дип ярсыган.

“Мин әле дә танылган спортчы Эмиль Затопекның бер танктан икенчесенә барып совет гаскәрләре белән килеп туган хәлләр турында сөйләшеп йөрүен хәтерлим. Совет гаскәрләренең кайберләре үзләрен бик уңайсыз хәл итте. Алар кораллы халыкны күрербез дип өметләнгәндер. Ә чынлыкта кешеләр “без cоветлар берлегенә каршы берни эшләмибез, ник Чехослаоакиягә килдегез” диделәр. Бу күренешләр бик тетрәнде. Чөнки ул зур батырлык иде”, ди Пехачек.

Совет гәскәрләре аптыраганнан, “без бит боерыкны гына үтибез” дияргә мәҗбүр булган.

Шулай ук 25 август көнне Чехословакияне яклап Мәскәүнең Кызыл Мәйданында да халык чыга. Ләкин аны тиз арада басалар.

Мәскәүнең “тугандаш” ярдәме кыйммәткә төште

Шушы вакыйгалардан соң хәлләр Чехославакиядә бик начарлана. Дубчек һәм Чехославакиянең коммунистик партиясенең җитәкчелеген кулга алып очкычта Мәскәүгә алып китәләр. Һәм алар “Прага язы” дип аталган реформаларны кире кагып Мәскәү протоколын имзаларга мәҗбүр була. Бары тик үзәк комитетның бер вәкиле Франтишек Криегел генә аны имзалаудан баш тарта.

Аннан соң берничә ай дәвамында миллион чех һәм словакларга “тугандаш” ярдәм дигән документны имзаларга тәкъдим ителә. Имеш аларга Мәскәү ярдәм иткән дип. Ул чакта 19 яше булган Ивана Долезалова аның әти-әнисе документны имзаламау сәбәпле күп авырлыклар күргән.

“Советләр берлеге һәм Варшава пактындагы илләрнең кардәшчә ярдәмен кабул итәсезме юкмы? дигән сорау бирелде. Әгәр килешсәң, эшеңне дәвам иттерә ала идең. Әгәр дә каршы чыгасың икән - эшеңне югалтасын һәм зыяны бары тик сиңа гына булмый. Каршы килүчеләрнең балалары югары уку йортына алынмады. Моннан тыш, Комунистлар партиясеннән чыгарылу, яисә кара исемлеккә кертелү белән янадылар. Кара исемлеккә кергән очракта синең партия эшендә яңадан катнашырга момкинчелеген бар. Ләкин партиядан куыласың икән бик яман. Минем әтием дә әнием дә партиядан куылган иде”, ди Долезалова.

Ул югары белемле булуына карамастан, эшсезләр хисабына кергән. Аннан идән юучы булып эшләргә мәҗбүр булган.

Радио хәбәрчесе Павел Пехачек 200 мең ватандашы кебек Көнбатышка китәргә мәҗбүр була.

1969 елны Дубчек урынына Густав Гусакны куялар. Ә Дубчек партиядән чыгарылып урман хуҗалыгы хезмәткәре булып эшли башлый.

Бары 1989 елда коммунистлар режимы бетерелгәч кенә хәлләр җайлаша. Шулай итеп, бер буын вәкилләренең хыяллары тормышка ашмый кала.

“Бу 40 ел элек булган вакыйгалар хәзерге Чехия һәм Словакия республикалары халыкларында күңелендә зур бер яра булып саклана. Һәм ул яра төзәлсен өчен әле шактый еллар кирәк булачак”, диде Беднар.

Бу көннәрдә Праганың үзәк урамында 1968 елгы вакыйгаларны искә төшерүче күргәзмә эшли. Ә совет гаскәрләре басып алуына каршы билге буларак үз-үзләрен яндырган ике студентка куелган һәйкәлдә һәрвакыт чәчәкләр бетми.

XS
SM
MD
LG