Accessibility links

Кайнар хәбәр

Салаватта террорчы оешма башлыгы тән сакчысы үтерелгән


Башкортстанда Пакыстан белән Әфганстан чигендә эшчәнлек алып баручы Болгар Җәмәгәте башлыгының тән сакчысы Павел Дорохов атып үтерелгән дип хәбәр ителә.

Иминлек хезмәте вәкиле РИА Новости агентлыгына аның Әфганстанда күнегүләр үтеп Русиядә диверсион исламчы төркемнәр оештыру өчен 2000 елда Русиягә җибәрелгәнлеген әйткән.

Аның әйтүенчә, Эчке эшләр министрлыгы һәм ФСБ хезмәткәрләре Салават шәһәрендә Дороховның өен тентегәндә Дорохов көтмәгәндә пистолеттан атып милиция подполковнигын яралаган.

Милиция җавап уты ачып Дороховны үтергән.
XS
SM
MD
LG