Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 01:32

Русия Грузия турында үз резолюциясен тәкъдим итә


БМО иминлек шурасында Русия Грузиядә тынычлык урнаштыру турында үзе әзерләгән резолюция өлгесен таратты.

Кичә БМОдагы Русия илчесе Виталий Чуркин Көнбатыш әзерләгән Грузиядән Русия гаскәрләрен кичекмәстән чыгаруны таләп итүче резолюция өлгесен кире каккан иде.

Русия әзерләгән өлгедә Франция президенты Николя Саркози тәкъдиме белән төзелгән, узган атнада Русия һәм Грузия имзалаган 6 өлештән торучы атышларны туктату килешүе нигез итеп алына.

XS
SM
MD
LG