Accessibility links

Кайнар хәбәр

Абхазларга - бәйсезлек, грузиннарга - тынычлык кадерле


Инде бәрелешләр бетеп, Абхазия һәм Көньяк Осетия республикалары халкы бәйсезлекне яклап урам җыеннары уздырганда, Русия әле дә үз хәрбиләрен Грузиядән чыгарырга ашыкмый.

Сухумда меңләгән кеше бәйсезлекне яклап шәһәр үзәгендә җыенга чыкты. Шундый ук чара Көньяк Осетия башкаласы Цхинвалда да узды. Моннан тыш, Көньяк Осетия башкаласында ачык һавада шулай зур ук концерт булачагы да әйтелде. Милләте буенча осетин Валерий Гергиев җитәкчелегендәге Петербурдагы Мариин театры симфоник оркестрының концерт куярга килүе Русия телевидениеләрендә зур чара буларак игълан ителде. Әлеге барлык җыеннар Грузия белән араларны эзүне күрсәтү өчен дә оештырыла. Абхазия халык җыены вице-спикеры Вячеслав Тсугба Сухум үзенең бердәнбер яклаучысы итеп Русияне күрә, ди.

“Көньяк Осетиядәге вакыйгалар шуны күрсәтте, бары Русия генә азчылык халыкларны Грузиянең геноцидыннан яклый ала. Хәзерге хәлләрне туктату өчен дә Русия бар көчен куйды. Шулай ук һуманитар казаны бетерү өчен чаралар күрә”, ди Тсугба.

Көньяк Осетия һәм Абхазия рәсми рәвештә Русия президенты, Федерация шурасы һәм Дәүләт Думасына бәйсезлекне тануны сорап мөрәҗәгать итте. Аның резолюцияләре бүген халык җыенында укылды.

Абхазия президенты Сергей Багапш җыенда
“Без әлегә Русия нинди сәяси карар кабул итәчәген белмибез. Әмма ул карар дөрес булыр дип өметләнәбез. Һәм безнең өчен бүген Русиянең карашы иң мөһиме”, диде җыенда Абхазия президенты Сергей Багапш.

Русия Федерация Шурасы Көньяк Осетия белән Абхазиянең бәйсезлек мөрәҗәгатенә каршы килмәячәк дип алдан ук әйтелде. Бу хакта Русия президенты Дмитрий Медвед та искәрткән иде. Һәм инде 25 август көнне үк аларның бәйсезлеге танылырга мөмкин. Чөнки ул көнне Русия Федерация Шурасының утырышы узачак.

Абхазия президенты Сергей Багапш әйтүенчә, абхазлар һәм осетиннар Грузиядән бәйсезлек сорап беренче булып Русиягә мөрәҗәгать иткәннәр. Әгәр Мәскәү аны таныса, Сухум һәм Цхинвал инде БМО, Европада имимнлек һәм хезмәттәшлек оешмасы һәм Европа берлегенә мөрәҗәгать итәчәк.

Билгеле булганча, Абхазия һәм Көньяк Осетия үзләрен бәйсез республика дип игълан итсә дә, халыкара дәрәҗәдә ул Грузия җирендәге республикалар дип исәпләнә.

1992 елны Грузиядә урам бәрелешләре нәтиҗәсендә Гамсахурди хакимияттән куылды. Илне Эдуард Шеварднадзе җитәкли башлады һәм ул осетиннар белән 18 ай дәвам иткән бәрелешләрне туктатты. Ләкин абхазлар белән киресенчә киеренкелек артты һәм аларга Русия хәрбиләре булышты.

Шулай итеп, 1994нче елны абхазлар җиңү яулап, барлык Грузия хәрбиләрен һәм грузин милләтендәге халыкны Абхазиядән куып чыгара. Ике арадагы аңлашылмаучанлык шул еллардан бирле дәвам итә. Абхазлар һәм осетиннар Грузиягә кушылырга теләми, ә Русиягә кушылыр өчен Грузия рөхсәте кирәк. Чөнки халыкара хокук тәртипләре шуны таләп итә.

Ләкин хәзер Русия моңа каршы дәлил буларак Косовоның беръяклы гына бәйсезлек игълан итүен китерә. Көнбатыш исә Грузиянең бөтенлеген ихтирам итәргә чакыра.

Шулай итеп, Сухум һәм Цхинвал Русия белән Көнбатыш арасында киеренкелек тудыручы бер сәбәп булып тора.

Абхазия белән Көньяк Осетия үз бәйсезлеге турында кайгырганда, Русиянең хәрбиләре әле дә Грузия җирендә кала Гаскәрләр әле һаман да Грузинең Поти сәүдә портын күзәтү астында тота. Шулай ук Тифлистан 50 чакрым гына булган Гори шәһәре дә Русияләр карамагында. Мәскәү хәрбиләрне килешенгәнчә, 22 августка чыгарып бетерергә вәгъдә итсә дә, моңа күбесе шикләнә.

Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасында җитәкчелек итүче Финляндия тышкы эшләр министры Александр Стубб хәлләрне күзәтү өчен Тифлиска килә.
XS
SM
MD
LG