Accessibility links

дүшәмбе, 27 март 2017, Казан вакыты 09:51

Пакыстанда президент сайлау 6 сентябрьгә билгеләнде


Пакыстанда хакимияттән киткән Пәрвәз Мөшәррәф урынына яңа президент 6 сентябрьдә сайланачак.

Мөшәррәф парламентта үзенә янаган импичменттан котылу өчен бу атнада хакимияттән китте.

Сайлау комиссиясе сайлау көнен бүген игълан итте.

Президентны парламент һәм 4 виләят шурасы бер үк вакытта утырыш үткәреп сайлыячак.

XS
SM
MD
LG