Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ илчесе Русиянең Грузия низагындагы беренче адымнарын аклады


АКШның Мәскәүдәге илчесе Грузия белән хәрби низагта Русиянең беренче хәрби җавабын хокукый дип атады.

АКШ илчелегенең Интернет сәхифәсенә чыгарылган Коммерсант газеныта биргән әңгәмәсендә илче Джон Бейрле "Без Көньяк Осетиядә Русия тынычлык сакчыларына каршы һөҗүмнәргә Русия көчләренең хокукый рәвештә җавап бирүен күрдек," - диде.

Шул ук вакытта ул Русиянең Грузия җиренә үзәккә таба нык үтеп керүе артык гамәл булды диде.

Бу АКШ ягыннан Русиянең низагътагы башлангыч адымнарын хуплаучы беренче шундый белдерү булды.
XS
SM
MD
LG