Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 13:05

Мәскәүдә хокук яклау оешмалары һәм милли-мәдәни мохтәриятләрне берләштерүче «Халык дипломатиясе» дип аталган оешма барлыкка килде.

Мәскәүнең бәйсез матбугат үзәгендә Мәскәүдәге күпчелек милли-мәдәни мохтәрият җитәкчеләре һәм хокук яклаучы оешмалар катнашында узган очрашуда, аларны берләштергән «Халык дипломатиясе» дип аталган яңа оешма - «Дөньякүләм граҗданлык, интеллектуаль интеграция фонды» барлыкка килү турында белдерделәр. «Халык дипломатиясе» фондын оештырырга тәкъдим итүче оешма – танылган хокук яклаучы «Граҗданнар хокукы комитеты». Халык дипломатиясе фондының яңа сайланган президенты Валерий Габисов бу фондның барлыкка килүендә соңгы вакытлардагы канлы Кавказ вакыйгалары сәбәпче булды, диде.

«Русиядә зур халыкара оешмаларга мөрәҗәгатъ итә алырлык граҗданлык оешмалары юк. Менә бу халык дипломатиясе оешмасының координация шурасына күп төрле галимнәр, сәясәтчеләр, хәтта дин белгечләрен дә керттек. Хәзер без «Берләшкән милләтләр оешмасына», «Европада иминлек һәм хезмәттәшлек» оешмасына, хәтта НАТОга һәм Америка президентларына хат язарлык көчкә ия булырга тиеш», диде Валерий Габисов.

Оешманы тәкъдим итү очрашуында Мәскәүдәге грузин, абхаз, лезгин, көрт, әзербайжан һәм башка халыкларның җитәкчеләре чыгыш ясады. Чакырылган булсалар да татар, я булмаса башкорт оешмаларыннан биредә бер вәкил дә юк иде. Чыгыш ясаучылар бу яңа оешма барлыкка килүгә үзләренең уңай фикерләрен генә белдереп калмый, үз төбәкләрендәге чишелеш көтеп яткан проблемаларга да тукталдылар.

Мәсәлән, лезгиннар милли-мәдәни мохтәрият рәисе, элек СССРга кергән илләрнең барсында да бу проблемалар бар. Ләкин алар бер яктан охшаш булсалар да, аларны бер калыпка салып чишеп булмый. Без мәсьәләне чишәбез дип, икенче бер чишелешне көткән вәзгыятькә тап булабыз, диде.

Ә менә Мәскәү осетин мили-мәдәни оешмасы рәисе: «Халыкара хокук кануннарда шундый тәгълимат та бар. Бер яктан һәр милләттә аерылып чыгу хокукы булса, икенче яктан, илнең территория бөтенлеге дә бозылмаска тиешле. Бу ике тәгълимат бер-берсенә каршы килә. Һәм алар шул көе яшәп килгәндә чишелеш көткән проблемалар низаг кына чыгарачак. Шул ук вакытта яңа гына барлыкка килгән оешма бу мәсьәләне чишәргә алынырга да тиеш түгел. Ул бары тик тәкъдим генә итә алачак. Ләкин мин бу яңа оешманы хуплыйм”, диде ул.

«Холокост» фонды президенты, иҗтимагый палата әгъзасе Алла Гербер үз чыгышында болай диде: «Яңа барлыкка килгән фонд хокук саклаучы оешмаларга гади грузиннарга дошманлык күрсәтмәү турында хат юлларга тиеш. Әлегә остеиннар безнең дусларыбыз, беркадәр вакыттан соң бәлки грузиннар дусларга әверелер, андый аңлатмалар бездә гел үзгәреп тора», диде ул.

Шулай ук Алла Гербер халыкларның үзе теләп бүленеп чыгуы һәм территория бөтенлеге турында да уйлап фикер йөртергә кирәк булуын белдерде. «Бу эшкә галимнәрне җәлеп итәргә кирәк. Мин бу яңа оешма барлыкка килүне хуплыйм, безне хөрмәт итәрлек итеп эшләргә кирәк», диде Алла Гербер.

Рушан Канапҗянова
Бу очрашуда шулай ук Дәүләт думасының милләтләр комитеты хезмәткәре Рушан Канапьянова да бар иде. Ул үзенең чыгышында бездә милли азчылык турында канунның булмавын әйтте. «Икенче чакырылыш депутатлары беренче укылышыта ул мәсьәләне чишәргә омтылып караганнар иде, 17 тавыш җитмәде. Шул ук вакытта халыкара кануннарда да, милли азчылыкка кемнәрне кертү хакында ачыктан-ачык әйтелмәгән», диде Рушан Канапьянова.

Шулай ук Рушан ханым, депутатлар эшкә чыкканнан соң хәзер күтәрелгән проблемалар хакында парламент очрашулары уздырырга мөмкин булачак, дип белдерде.

Шулай итеп, Мәскәүдә күп төрле хокук яклаучы оешмалар һәм милли-мәдәни мохтәрият җитәкчеләре берлектә «Халык дипломатиясе» дип аталган, халыкара оешмаларга мөрәҗәгатъ итү көченә ия булачак яңа фонд барлыкка килү турында игълан иттеләр.

XS
SM
MD
LG