Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чит ил сыерлары кабат үлмәсен дип


Һолштейн сыеры - Татарстан терлеге түгел, назлы тәрбия сорый
Һолштейн сыеры - Татарстан терлеге түгел, назлы тәрбия сорый

Татарстанда нәзберек Һолштейн сыерларын асрауны дәвам итәргә телиләр. Бу максаттан белгечләрне АКШка укырга җибәрергә уйлыйлар.

Татарстанда Һолштейн токымлы терлекләр асрауны дәвам итәргә телиләр. Шул максаттан хезмәттәшлек өчен Казанга АКШтан “Каргилл” һәм “Пфайзер” ширкәте вәкилләре килде.

Ә аңарчы Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев һәм Русия премьер-министры Владимир Путин очрашкан иде. Путин шунда, ник сыерларыгыз саны азая дип сораган. Казан матбугаты шуны яза. Миңтимер Шәймиев, сыерлар азайса да да, сөтне күбрәк бирә бездә, дип акланган. Ихтимал, Путин узган елларда кыйммәт бәягә төшерелеп фермаларда үлеп киткән чит ил токымлы сыерларны истә тоткандыр? Күп сөт бирә торган сыерларны Көнбатыш илләреннән кайтартып Татарстанда асрау монарчы унышсызлыкка очраган иде.

Ә Татарстанны барыбер бу туктатмаган. Ул сөт белән тәэмин итү буенча Русиядә төп төбәккә әйләнергә тели. Һолштейн сыерлары ярдәме белән.

Бу нисбәттән Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Һолштейн токымлы терлек буенча “түгәрәк өстәл” узды. Ул Татарстанда сөтчелек тармагын үстерү проблемаларына да багышланган иде. Сүз авыру терлекләрне дәвалау өчен медикаментлар җитмәү, профессиональ кадрларны укыту һәм терлекләрне үрчетү технологияләрен үзгәртү турында барган. Бу турыда матбугат сәркатибе Гөлнирә Абдуллина хәбәр итте.

Төньяк Америкадан эре сөтчелек хуҗалыкларына, аерым алганда, “Кызыл Шәрык” хуҗалыгына Һолштейн токымлы сыерлар кайтарту мәсьәләсе каралды. Әмма Татарстанда соңгы елларда шундый Һолштейн токымлы мөгезлеләр Көнбатыш илләреннән шактый кайтартылган инде. Үлеп киткән нәзберек шундый сыерлар саны җиде йөзгә якынлашкан. Шуңа күрә, министрлыкта әле бу өлкәдә камилләшергә, белем эстәргә, үсәргә кирәклеген аңлаганнар.


Татарстанда терлекчелектә нәсел эшен алып баручы махсус идарә бар. Аларның үзләре үстергән җирле токымнары да бар. Идарәнең җитәкчесе урынбасары Мөнир Нургалиев - тәҗрибәле нәсел белгече. Ул Һолштейн токымлы сыерларны асрауны катлаулы әйбер, ди. Моңарчы алган шундый сыерлар үлемгә, кысырлыкка дучар булган. “Алар үзенчәлекле терлекләр. Сөт фабрикасы кебек эшлиләр. Тик тиешенчә ашатмасаң, карамасаң, бозау салалар, йогышлы чирләргә бирешәләр, сөтне дә артык күп бирә алмыйлар”, дип кисәтә ул.

Көнбатыш фермерларындагы яңа технологияләр Татарстанда әле кабул ителеп бетмәгән. Бу хәлне төзәтү өчен Америка ягы белән безнең белгечләрне АКШка тәҗрибә алу өчен җибәрү турында телдән килешү төзелгән. Министр Марат Әхмәтов укырга теләүчеләрнең исемлеген төзергә кушкан. Алар киләчәктә Татарстан фермерларын күп сөт бирүче Һолштейн сыерларын дөрес итеп тәрбияләргә өйрәтер, дип өмет ителә.

XS
SM
MD
LG