Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 19:46

Казанда Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев чакыруы белән ислам дөньясы фәннәр академиясенең 16-нчы фәнни конференциясе узачак.

Аның темасы: фән, технологияләр, инновацияләр, ислам дөньясының тотрыклы үсеше өчен сәясәтчеләрнең һәм галимнәрнең якынаюы. Менә шундый гадәти булмаган кызыклы темага корылган киң составлы фәнни җыен була бу. Әйтергә кирәк, җәмәгатьчелекнең зур өлеше әлеге чараның нинди буласына, ни өчен оештырылганлыгына гаҗәпләнер. Чыннан да ислам чарасы микән инде бу? Дини конференция, динчеләрнең корылтаемы, яисә галимнәрнең намаз укулары микән дигән сораулар туарга мөмкин. Икенчеләре сәясәт белән генә бәйләргә мөмкин - агитация, пропаганда белән. Бәлки, Русия исламның рекламасы өчен, яки киресенчә, исламчылар, вахабчылар чарасыдыр бу?

Менә шулай кабул ителүе, шундый хәбәрләр ишетелүе һәм, гомумән, исламга тугъры булуның куркыныч гамәл булуы турында ишетергә туры килә. Нинди конференция соң бу? Шул турыда безнең әңгәмә.
Берничә ай элек кайбер мәгълүмат чараларында әлеге җыен хакында артта калган гына илләрнең галимнәрен җыеп, ниндидер билгесез максатларда сөйләшеп тараларыга, акча гына бетерергә җыеналар, дигән сүзләр яңгыраган иде. Хәзерге мәгълүмат чаралары бераз гайбәт, яки коткы белән тулган була. Шул вакытта конференция кирәк булмас диючеләр булды.

Ә галимнәр, бу конференцияне оештыручылар ни уйлый? Һәм берничә дистә дәүләтнең фәннәр академиясе вәкилләре катнашкан мондый җыелышта төрле телләрдә аралашучы галимнәрнең фикерләре ничек булыр микән? Шул турыда Татарстан Фәннәр академиясе хезмәткәрләре белән сөйләшәбез. Академиянең баш гыйльми сәркәтибе Дания Заһидуллина, шушы академиянең ветераны Әхәт Ильясов һәм Фәннәр академиясе тышкы элемтәләр бүлеге мөдире Илдар Сәләхов.

Төгәл фәннәр белән шөгыльләнүче галимнәр берләшмәсе

Римзил Вәли. Әйтегез әле, бу конференция муллалар җыенымы яки галимнәр җыеламы? Ни өчен ул шулай атала? Җыелышка кемнәр килә?

Дания Заһидуллина. Бу конференциягә дөньяның утыз өч иленнән кунаклар килер дип көтелә. Алар арасында, ислам илләреннән тыш Америка Кушма Штатлары, Франция, Бельгия, Канада кебек илләрдән дә галимнәр килергә теләк белдерделәр. Ислам дөньясы фәннәр академиясе дини яки һуманитар проблемаларны өйрәнү белән шөгыльләнми.

Ул беренче чиратта дөньяның илле җиде иленнән төгәл фәннәр белән шөгыльләнүче галимнәрне, академикларны берләштерә. Бүгенге көндә бу академиядә 104 әгъза бар. Алар арасында биология, атом физикасы, математика, экология, экономика белән шөгыльләнүчеләр бар. Алар барысы мөселманнар булса да, конференция дини проблемаларны өйрәнүгә кагылышлы түгел.

Чит илләрдә фәнне үстерү өчен ниләр эшләнә

Римзил Вәли. Бу ислам илләрендәге, яки чыгышы белән мөселман булган кешеләр табигать фәннәрен өйрәнгән вакытта мөселман кешесе булуы таэсир итәме? Сез әйткән ислам дөньясы академиясенең эшчәнлеге нидән гыйбәрәт? Нигә ул аерылып чыга? Ислам биологиясе, католиклар физикасы булмый бит.

Әхәт Ильясов. Әйтик, физика, химия, биология юнәлешендә Европа, Франция, Германия, Италиядә зур эшләр эшләнә. Үрдүн, Төркия, Согуд Гарәбстаны кебек илләрдә фәндә нинди уңышларга ирешелгән? Без аларны белергә, алар белән бергә эшләргә тиеш, бу конференция бик файдалы.

Мөселманнар Коръән генә өйрәнми

Римзил Вәли. Әхәт абый Ильясов әйткәнчә, кешеләр ислам дигәч, күбрәк дөньяви түгел, дини эшләрне күз алдына китерә һәм фән, җитештерү, технологик яктан мөселман илләрен бик артта калган дип саный. Матбугатта да шулай итеп язылган иде, физика, химияне өйрәнмәгән, Коръәнне генә укыган кешеләр... Димәк, ислам дөньясында фән, технология алга киткән. Нинди мисалларда күренә бу? Кайсы илләрдә фән ничегрәк эшләп килә?

Илдар Сәләхов
Илдар Сәләхов. Чыннан да, бүгенге көндә мөселман дөньясы артта калган дип санала. Моның сәбәпләре бик күп. Мөселман тарихчылары арасында моның сәбәбен колониализм белән бәйлиләр. Белгәнебезчә, мөселман илләре күп еллар көнбатыш илләре колонияләре булып яшәде. Тик, тарихка күз салсак, мөселман тарихының “Алтын замана”сы дигән аерым бүлеге бар.

Ул вакытта мөселман илләре, галимнәре фәндә иң алга киткән була. Ләкин колониализм вакытында мөселман илләре фән ягыннан артта калалар. Ислам дөньясы фәннәр академиянең иң беренче максаты – алтын замананы ничек булса да кайтырга тырышу һәм мөселман илләрендә фәнне популярлаштыру. Бүгенге көндә барлык илләр дә үзендә фәннәр академиясен тота алмый, чөнки аның өчен бик күп финанс чаралары, галимнәргә шартлар тудыру кирәк. Шуңа күрә мөселман илләре һәрберсе аерым фәннәр академиясен төзи башласа, авыргарак туры килә.

Академиягә керү өчен ни кирәк?

Римзил Вәли. Камил Исхаков нәкъ шушы конференциядә Русиянең рәсми вәкиле булып китте.

Илдар Сәләхов. Шушы оешма бөтен мөселман илләрен берләштереп, фәннәр академиясен оештырырга булды. Аның штаб-фатиры Үрдүн, Төркия һәм Пакыстанда бүлекчәләре бар. Ләкин Үрдүндә булса да, академияне бөтен мөселман илләре финанслый. Бу академия бөтен мөселман илләре галимнәрен берләштерә. Конференцияләр ел саен төрле илләрдә уза. 104 әгъзаның дүртесе Русиядән. Берсе Татарстан Фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мәзһәров һәм тагын Мәскәүдән өч галим бар. Алар бөтенесе дә мөселман, чөнки бу академиягә керүнең бер шарты – мөселман булу.

Академия уңайлы шартлар тудыра

Римзил Вәли. Шулай итеп, әлеге конференция һәм ислам дөньясының фәннәр академиясе мәгърифәтчелек белән дә шөгыльләнә, ягъни ислам дөньясында фәннилек, белемлелек, зыялылык алгарак китсен өчен тырыша. Ә бит барыбер ислам дөньясында яшәгән кешеләр, мөселман галимнәр дингә ышанган кешеләр. Дини тәгълимат алар өчен барыбер бар. Ә фәндә каршылык? Мәсәлән, биологиядә Дарвин бар, ә диннәр аны кабул итми. Дөньяның барлыгы-юклыгы турындагы каршылык академия эчендә юкмы? Син Аллага да һәм табигатьнең бары тик материалистик тәгълиматта гына яшәвенә дә ышан. Сезнең составта икегә бүленү юкмы?

Дания Заһидуллина. Юк, аерылу юк. Мин Ислам илләре фәннәр акдемиясе әгъзаләре арасында да андый аерылу юк дип уйлыйм. Бу хакта узган 2007 елда, әлеге әгъза вәкилләре Казанга килгәч, сөйләшү булды. Сөйләшү вакытында ислам илләре фәннәр академиясе вәкиле Мөниф Зауби болай җавап бирде: “Ислам илләре академиясе фән белән шөгыльләнә һәм беренче чиратта ислам илләрендә халыкның тормышын яхшыртуга хезмәт итәргә тиеш. Халыкка яхшырак тормыш шартларын тудыру – безнең иң төп бурычыбыз”. Димәк, бу академия үз алдына җәмгыять тормышын яхшырту, аны үстерү һәм уңайлы яшәү шартлары тудыру белән шөгыльләнә.

Ислам дөньясында Әбугалисиналар күп

Римзил Вәли. Бу конференциягә академия әгъзаләре килә бит. Кемнәр соң алар? Ниндирәк адәмнәр? Фән, җитештерү, дәүләт эшләрендә нинди дәрәҗәгә ирешкән? Ислам дөньясы үзләре арасында Әбүгалисина , Эйнштейн кебек галимнәр белән горурлана аламы? Бу академиянең фәнни йөзе нинди?

Дания Заһидуллина
Дания Заһидуллина. Ислам дөньясы фәннәр академиясе йөзен билгеләүче күренекле кешеләр бик күп. Мәсәлән, аның әгъзаләре арасында Төркиядәнең Төньяк Кипр республикасы президенты Рәүф Дикташ, шулай ук Төркиянең Бельканто университетының президенты, профессор Ихсанто Грамажи, 1991 елда химия өлкәсендә Нобель премиясе алган профессор Ричард Эрнст бар. Ул бүгенге көндә Швейцариядә яши. 1998 елда медицина өлкәсендә Нобель премиясен алган профессор Фәрит Морат, 1999 елда химия өлкәсендә Нобель премиясен алган профессор Әхмәд Зәвали, безгә якынрак, таныш кешеләрдән Казахстан президенты Нурсолтан Назарбаев бар. Кызганычка каршы, ул бу җыенга килә алмый. Элеккеге союздаш республикалар: алардан Әзербәҗән, Үзбәкстән, Төркмәнстән, Казахстан кебек илләрдән вәкилләр көтәбез.

Ислам дөньясы фанатлары

Римзил Вәли. Ислам дөньясы академиясенең йөзен билгеләүче шәхесләр турында Дания ханым әйтеп китте. Алар арасында фанатиклар, артта калган кешеләр юкмы? Кемнәрне көтәсез?

Илдар Сәляхов. Фәннәр академиясенең иң зур фанатигы аның президентын Әбдүл Сәләмәҗәны әйтергә була. Ул күп еллар Иордания премьер-министры булып эшләде. Белгәнегезчә, Иорданиядә президент дигән кеше юк, анда хөкүмәтнең беренче кешесе - премьер-министр бар. Бу фәннәр академиясенә алар күбрәк сәясәттә зур урын алган кешеләрне чакырырга тырышалар, чөнки алар шул кешеләр аша күп сәясәтчеләрнең игътибарын фәнгә җәлеп итмәкче.

Шушы фәннәр академиясендә эшләүче генераль директор - Мөниф Рафат Зуби фәннәр академиясе үсеше өчен янып, конференциянең бөтен детальләрен шалтыратып, безгә әйтеп тора. Бер генә кеше, я булмаса, вакыт бер генә минутка үзгәрсә, безгә шалтыратып әйтә.

Конференциядә катнашучылар арасында Канададан Джим Макфлури булыр дип көтәбез. Ул халыкара журналистлар ассоциациясе президенты. Тагын Малайзия магариф министры Халимә ханым киләчәк.

Казан галимнәре оятка калдырмас

Римзил Вәли. Мин сорауны куйганда, дини фанатиклары җыелышы булмасмы дидем. Илдар әфәнде ислам илләре фәннәр академиясенең фанатиклары турында сөйләде һәм, минемчә, сенсацион шәхесләр һәм идеяләр әйтте. Шикләнеп калдым, Татарстан бу компаниядә ничек күренер? Аның галимнәре бар инде, үзебезгә ярыйдыр. Зур кешеләр. Татарстан фәне бу ислам дөньясы фәннәр академиясенә ничек килеп керде? Ул бу фонда ничек күренә?

Әхәт Ильясов. Татарстанда да, Казанда да бөек галимнәр бар. Әхмәт Мәзһәров бик зур эшләр эшләде. Иран белән Америкада аның эшләре бар. Бездә физика буенча бик күп эшлиләр. Салихов, Сахибуллин кебек бик зур галимнәр. Томография бик яхшы күтәрелде. Медицина, химия зур дәрәҗәдә. Яңа препаратлар эшлиләр. Минемчә, Казан фән кешеләренең дәрәҗәсе бөек, оятка калмабыз.

Русия белән элемтәләр ныгый

Римзил Вәли. Былтыр сез татар галимнәрен җыйдыгыз. Моңа Мәскәү, федераль хакимият тарафыннан кырын карау, шикләнү, чикләр тыю галәмәтләре юкмы? Нәтиҗәсе ничек булачак?

Илдар Сәляхов. Россия президенты политикасы шәрык илләре белән ныграк элемтә булдыру. Һәм Татарстан президенты Минтимер Шәймиев тә бик күп мөселман илләрендә булып кайтты, элемтәләрне ныгытты.

Дания Заһидуллина. Безнең максат – Татарстан фәнен дөнья фәне белән тыгызрак хезмәттәшлеккә кертү. Татарстан фәне дөнья фәне белән хезмәттәшлек итәргә тиеш. Шунысын да әйтергә кирәк: бу форумга якташларыбыз Америкадан Роальд Сәгъдеев, Мәскәүдән Океанология институты директоры Роберт Нигъмәтуллин, дипломат Йолдыз Халиуллин килергә җыена. Бу форумның Казанда узуы Россия өчен зур вакыйга дип саныйм.

Бу уналтынчы конференция, ул беренче тапкыр Европада уза. Моңа кадәр ислам дөньясы академиясе Русиядә, элеккеге СССРдан аерылып чыккан кайбер дәүләтләрдә шундый конференцияләр оештыру өчен адымнар ясап караганнар. Ләкин алар уңышлы булып чыкмаганнар. Без бу конференция ислам дөньясы академиясенең, гомумән Россия белән безнең элеккеге союздаш республикалар белән дә яңа дәрәҗәдә хезмәттәшлек итә башлавын күрсәтер, дип уйлыйбыз.
XS
SM
MD
LG