Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 00:54

Русиянең ВТОга кабул ителүе шик уята


Русиянең Грузиядәге хәрби чарасы аркасында, илнең Дөнья сәүдә оешмасына (WTO) кабул ителүе шик астына куела. АКШның Коммерция дәүләт секретаре Карлос Гутиерез, Германиядә чыгучы “Шпигель” журналына биргән әңгәмәсендә, шушы сугыш аркасында Русия бик авыр хәлдә калды, дип әйткән. Моңа кадәр дә, Грузия Русияне бу оешмага кабул итү турындагы рәсми сөйләшүләрне туктаткан иде. Дөнья сәүдә оешмасы кагыйдаләрендә язылганча, кабул ителү өчен барлык 153 әгъзанең дә ризалыгы кирәк.

XS
SM
MD
LG