Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казандагы фәнни җыенга Нобель бүләге ияләре килмәячәк


Казанда Ислам илләре фәннәр академиясенең XVI конференциясенә соңгы әзерлек чаралары күрелә. Фәнни җыен “Фән, инновация, технология - ислам дөньясының тотрыклы үсеше өчен” дигән шигарь астында үтә.
Казанда мөселман илләрдән рәсми вәкилләр инде килә башлаган. Җомга көнне Казанга Ислам илләре фәннәр академиясе баш директоры килде.
Нобель бүләге ияләреннән 3 галим - Жорес Алферов, Фәрид Морад, Мөхәммәд Юнысның килүе алдан көтелсә дә, алар вакыт таба алмавы хакында белдергән. Алардан ары чарага, 100дән артык чит ил галименең һәм Русиядән 30лап иң танылган фән эшлеклесенең килүе көтелә.
Казанга АКШ, Канада, Синегал, Франция, Ираннан күренекле галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре чакырылган. Аларның хатыннары да фәнни чараларда, махсус хатын-кызлар комитетында утырыш үткәрер дип планлаштырыла.

Халыкара фәнни җыен дүшәмбе, 25 август көнне иртән, Татарстан Фәннәр Академиясе бинасында Коръән укудан башланып китәчәк, конференция Кол Шәриф мәчетендә җомга намазын уку белән тәмамланачак, дип хәбәр итте “Татар-информ” агентлыгы.
XS
SM
MD
LG