Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бхуттоны ире алмаштырырга ризалашты


Пакыстан вәкилләре хәбәр иткәнчә, Пакыстан халык фиркасенең элекке җитәкчесе Беназир Бхуттоның ире, Асиф али Зардари, фирка исеменнән президент сайлауларында нәмзәт буларак катнашырга ризалашкан.

Беназир Бхутто, күптән түгел урам җыены вакытында, шартлау нәтиҗәсендә үтерелгән иде.
Зардари нәмзәте турында фирканең вәкилләре, Исламабадта булган матбугат очрашуында игълан иткән.

Сентяберьнең 6сында Пакыстанда президент сайлаулары үтәргә итеш. Элекке җитәкче Пәрвәз Мөшәрәфф бу атна башында вазыйфадан китү турында белдергән иде.
XS
SM
MD
LG