Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 11:13

Тукай яшәгән Кушлавыч авылы мәктәбе сайты “чәчкәләргә төренеп утыра” һәм пәрәвезгә арчалыларны чакыра.

Татарстанның Арча районы Кушлавыч авылы - Тукайлы авыл. Апуш бала чагында шул авылда яшәп алган. Тик бу авылның сайты адресы “кушлавыч”ка түгел, ә “кошлавыч”ка якынрак. Дөрес адресы монда. Сайтны коруда Forum.belem.ru һәм Duslarga.forum24.ru кебек сәхифәләр дә ярдәм иткән.

Чәчкәләргә төренеп утыра

Эшне исә Илфар Әюпов башлап җибәргән. Арча педагогика көллиятенең музыка факультетын тәмамлап, ул Кушлавыч төп гомумбелем бирү мәктәбендә эшли башлаган. 2007-2008 нче уку елыннан 8-9 нчы сыйныфларда информатика дәресләре дә бирә. Читтән торып университетта тарих факультетын тәмамларга әзерләнә. - Менә, нинди ул татартелле сайтны ясаучы. Тукай якташы тукайча матур итеп яза. Сайттагы бүлекләр, беренче биттәге язмалар да шуны сөйли.

“Чәчкәләргә төренеп утыра мәктәбебез”, дип языла Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Кушлавыч төп гомумбелем бирү мәктәбе турында. Гади итеп әйтсәк: “Кушлавыч мәктәбе”. Татар мәктәбен бетергән бар кеше дә Тукайны һәм Кушлавычны беләдер? Белмәсәгез аларга хат язып та сала аласыз.

Арча муниципаль районы, Кушлавыч авылы, Тукай урамы, йорт № 1. Мәктәп. Телефоны: +7(843)(66)50307. e-mail: koshlaush@yandex.ru.

Мөхәммәтгариф хәзрәт укыткан

XIX йөз ахыры XX йөз башында Кушлавычта мәчет мәдрәсә салына.”Олы урамның нәкъ урта бер җирендә матур булып усак, каен, нарат, миләш агачлары үскән бакча сыман бер җир бар. Аның кырында өч бүлеме дә куе сарыга буялган, сары манаралы мәчет күренеп тора. Мәчет янында —мәдрәсә. Ә бу мәдрәсәдә Габдулла Тукайның әтисе Мөхәммәтгариф хәзрәт балалар укыткан”.

12 укытучга 34 бала

30 еллар уртасында Кушлавыч мәчетен сүтеп, мәктәп итеп үзгәртәләр. Шушы бина 1987 елга кадәр башлангыч мәктәп булып хезмәт итә. 2001 елның 27 декабьрендә тантаналы төстә яңа Кушлавыч төп гомумбелем бирү мәктәбе ачылган. Мәктәп белән бер үк бинада «Карлыгач» балалар бакчасы да урнашкан. Мәктәптә 12 укытучыга 34 бала бар. Киләчәктә укучылар саны артыр, дип көтелә. Илфар Әюповның үз өендә дә ике бала бар. Балалар тәрбияләргә әбиләре дә ярдәм итә.

Бәйләнешкә керегез

Кушлавыч мәктәбе сәхифәсе мавыктыргыч форум белән дә тоташкан.. Әйдәгез кереп карыйк шундагы “Аерым сөйләшүләр” бүлегенә. “Бу бүлеккә үтәргә хокукыгыз юк. Хокук алу өчен администратор белән бәйләнешкә керегез”, диелә.

Татар телле укытучыларга авыррак

Алай булгач, “Мәктәптә компьютерлар куллану” бүлегендәге “Компьютерның берние юк” дигән язмага күз салыйк.

“Дәресләрдә компьютер куллану турында бик күп сүзләр булды. Әмма татар телендә укытучыларга бу авыррак бирелә, чөнки материалларның күбесе урыс телендә. Шуңадырмы урыс телле коллегаларыбызның эшчәнлеге безнекеннән күберәк. Әмма аларның эшен дә кулланып була бит. Мин урыс телендәге тарих укытучысы сайтыннан дәрес үрнәкләре (ярдәмче презентацияләр) алдым һәм аларны “Повер пайнт” ярдәмендә татарчага тәрҗемә итеп чыктым. Дәрестә куллану өчен менә дигән ярдәмче материал килеп чыкты. Дуслар, Сез дә аптырап утырмагыз”, дип яза администратор.

Укытучылар әсбап алмаша

Форумдагы “Мәктәптә компьютерлар куллану” бүлегендә “Алмашып карыйк” дигән язманы ачыйк.

"Дуслар! Темада төрле кирәк-яраклар белән алмашып карасак дигән фикергә килгән идем. Иң беренче итеп үзем өстәмә файллар йөкләп карыйм. Әлбәттә монда күләмле әйберләр өстәп булмый. Шулай да безнең сайтка куелган анимацияле рәсемнәрне йөкләп карыйм әле", дип, языла һәм сылтама адресы бирелә. Тик ул бүген әле ачылмый. Аны Арчадагы Курса авылы укытучысы биргән. “Курсаның сылтамасы күләмле, дип аптырамагыз, хөрмәтле форумчаннар өчен кирәкле мәгълүмат күп анда. Күренекле татар әһелләренең рәсемнәре (язучы, шагыйрьләр һ.б.). Бүтәннәр игътибарына тәкъдим итүегез өчен барлык форумчаннар исеменнән зур рәхмәтебезне белдерәбез!” диелә.

Татарча ХР кайда бар?

Татарча ХР программасы турында да язылган. Кызыксынучылар булса Windows® XP'ның Татар телле интерфейс пакетын моннан таба аласыз”, дип адресы. бирелгән.

Балтач форумы рухландыра

Форумдагы “Интернет челтәрен куллану” бүлегендә Аватарлар, татар интернеты турында башка язмалар да бар. Ә хуҗалар - тыңгысыз. “Җәмәгать форумыбыз бар! Тик нигәдер безнеке тик тора. Активрак булырга кирәк. Әнә, күрше балтачлылардан үрнәк алыгыз! Әлеге моментта 135 кулланучылары бар. Без нигә кимрәк. Бүтән районныкылар бар, ә безнекеләр юк. Активрак булыгыз. Кызык өчен Балтач форумына да кереп карагыз ”, дип языла күрше район турында.

"Татар.мой.су"

Шулай ук кушлавычлылар башка сайтларга да сылтамалар күрсәтә. Бер урысчасы да бар. Татарлар турында Tatar.moy.su сайты.

Берочтан форум интернеттагы радиоларны “винамп” аша тыңларга да өйрәтә. Шулай иттереп татар авылы интернетны ача һәм укытучылар үзара аны ничек куллану турында тәҗрибә алмаша.

Хит-тема – Тукай турында диск

Кушлавыч авылы форумында Тукай темасы төп урын биләп тора. “Belem.ru" җитәкчесе Раил Гатауллинның теләкләрен истә тотып, шушы теманы ачып җибәрергә булганнар. Тукай иҗатына кагылышлы сорауларны да шунда карыйлар.

"Күп мәктәпләрдә бардыр : "Габдулла Тукай. тормыш юлы һәм иҗаты” дигән диск чыкты. Әлеге диск бик тулы, яхшы итеп эшләнгән. Без аны кулланабызмы икән? Диск турында фикерләрегезне көтеп калам. Минем фикер: Тукай иҗатын һәм тормыш юлын өйрәнү, дәресләрдә куллану өчен әлеге диск яхшы кулланма”, дип яза форум.

“Габдулла Тукай. Тормыш юлы һәм иҗаты" дигән дисктан башка Тукайга багышланган чаралар бездә үтми хәзер. Яхшыга бик тиз өйрәнәбез бит без, шул исәптән, балалар да. Менә быел да мәктәбебез Тукай көнендә районкүләм чара үткәрде, мин фәкыйрегезгә шул диск материаллары белән чараны матурларга туры килде. Мәктәп эшендә бик яратып кулланабыз без аны”, дип яза ул. Ачык мисалын сайтның "Дәрестән тыш эшләр" бүлегеннән дә таба аласыз.

Форумга керүчеләр бу дискка интернетта сылтама сораган. Ул Tukay.rar дип атала. Тик аны алыр өчен Yandex.ru системасында яки Narod.ru да махсус теркәлгән булу кирәк. Адресы да бик еракка, Narod.ru дагы диск бүлегендә ул 2 миллиард 96 миллион 600 меңенче сан белән теркәлгән.

Бәрәңгедә йөреп кенә соңга калмасак

Кушлавыч сайтына керүче укытучылар: “Сездә Тукай туган, димәк, Тукайга юл сездән башланырга, тиеш. Без укучылар белән Сезгә виртуаль экскурсия ясар идек”, дип язалар. Алар Тукай турында тагын да күберәк язмалар булуын тели. Админ бу үтенечкә: “Сентябрь аенда эшләп куярмын, бәрәңгедә йөреп кенә соңга калмасак”, дип яза. Шулай шул, авыл укытучысы белән укучысы көздә гадәттә кырда эшли. Аннары алар шәһәр баласы белән бер рәттән урыс телендә авыр имтиханнарны бирергә тиеш.

“Шүрәле”не укытучы Былтырга эндәшә

Сайтка керүче татар теле һәм әдәбияте укытучылары арасында Гөлназ Җәлилова да бар. Аның да шәхси сайтына рәхим итегез!. Интернеттагы веб-батыр Былтыр аңа “Сокланам! Искиткеч!”, - дип язма да калдырган инде. “Рәхмәт, Былтыр. Аралашып яшик!”, дип яза шүрәлеләр турында белем бирүче татар кызы Гөлназ.

“Эшегездэ уңышлар, башлангычыгызның нәтиҗәле булуын телибез! Теләк кенә кирәк, барысы да да Сезнең кулда”, дип яза Гөлназ Җәлиловага икенче кулланучы.

Керүче аз, керсәң вирус көтә

Тик барысы да “бал да май” түгел. Кушлавыч сайтын ясаучы авыл укытучысы бер көнне “Сылтамалар вакытлыча эшләмәде. Бүген FTP аркылы сайтны бераз яңартып утырган идем. Инет өзелеп яртылы-йортылы калды”, дип язып калдырган. Ә чынбарлыкта авылды интернет шактый кыйммәт, һәр гаиләдә дә санак та юк. Шуңа күрә ерак авылларның кешеләре чын-чынлап пәрәвезгә кермәде әле. Мәктәптә информатика укытучыларының эзләре генә пәрәвездә күренгәли.

Керүчеләрен дә куркынычлар даими көтеп тора. Кушлавыч авылы сәхифәсе хәбәр итә: “Хөрмәтле коллегалар! Куркыныч вирус санаклар зарарлый.” Алар инетта мыжлап тора.

Шунда ук кушлавычлылар яза: "Санкт- Петербург студентларын кызыклы яңалык көтә. Аларга роботлар дәрес укыта башлаячак. Роботларны студентлар үзләре үк "программалаштыра" алачаклар. Техниканы яшьләр тагын ниләр өйрәтергә мөмкинлеге турында уйларга да куркыныч. Бу турыда фикерләрегез нинди? Әллә укытасы да калмый мы икән киләчәктә”, дип яза самими авыл балаларына информатика укытучы мөгаллим Илфар Әюпов.

Ә роботның җаны юк

Роботлар – безнең киләчәк. Тик аларның татар укытучыларыныкы кебек җаны, тәмле теле, киң күңеле юк.

СуперАлиса җырыннан: “Күмерне дә робот чабар . . . Уңышны да робот җыяр . . . Шигырьне дә робот языр. . . Ә робот кеше түгел, җаны юк . . .”

XS
SM
MD
LG