Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кызыл мәйданда яңадан "Иреклек көне" узды


Мәскәүдә, Кызыл мәйданда, "Иреклек көне" дип исемләнгән чара үтте. 7 хокук яклаучы, «Сезнең һәм безнең иреклек өчен» дигән шигарь күтәреп торган. "Азатлык" радиосы хәбәрчесе, шушы 7 кешенең 3сен милиция тоткарлады, дип хәбәр итте.
Бүгенге чара, моннан 40 елек элек Кызыл майданда, шундый ук шигарь белән үткәрелгән хокук яклау чарасына багышланып уздырылган. 1968 елда, бер төркем Совет диссидентлары, Кызыл мәйданга чыгып Совет иле гаскәрләренең Чехословакиягә бәреп керүенә каршылык белдергән. Ул вакыттагы чарада катнашучылар кулга алынган булган.
XS
SM
MD
LG