Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШның хәрби көймәсе Батумга һуманитар ярдәм алып килде


АКШның Грузиягә һуманитар ярдәмен алып килгән беренче хәрби көймәсе Батум портына килде. Халыкара журналистлар, бу Вашингтонның Грузиягә теләктәшлеген күрсәтүче билгесе була ала, дип белдерә.
Русия хәрбиләре Грузиянең Поти каласында портны үз контролендә тота. Җомга кич, Русиянең рәсми вәкилләре гаскәрләрнең Грузиянең эчке районнарыннан чыгып бетүен хәбәр иткән иде.

Русия алга таба да Поти каласын үз контроле калдырачагын белдерде.
Солых килешүен тәкъдим иткән Франция, Русияне Грузиядән гаскарләрен чыгарып бетерергә чакыра.
Грузия вәкилләре бүген, Гори янында ягулык ташучы поездның шартлатылуы турында белдерде. Рәсмиләр, кимендә ике мичкә ягулык янып бетте, дип хәбәр итте.
XS
SM
MD
LG