Accessibility links

Кайнар хәбәр

Федерация Шурасы Көньяк Осетия һәм Абхазияне танырга тәкъдим итә


Федерация Шурасы Русия президенты Дмитрий Медведевка Көньяк Осетия һәм Абхазиянең мөстәкыйльлеген тану турында мөрәҗәгать кабул итте. Рәсми кагәзьдә, Федерация Шурасы Русия президентының шушы ике төбәккә карата үткәргән сәясәтен яклый, дип әйтелә. Бу мөрәҗәгать Федерация Шурасының гадәттән тыш утырышында дүшәмбе көнне кабул ителде. Бүген Русия парламентының түбән пулаты да мөстәкыйльлекне тану мәсьәләсен тикшерде. Суверенитетны тану хакында сорап, Русиягә Көньяк Осетия һәм Абхазия парламентлары мөрәҗәгать итте.
XS
SM
MD
LG