Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Биcмиллалы” фәнни җыелыш бара


Ислам дөньясы фәннәр академиясен Татарстан академиклары башлыгы Әхмәт Мазһаров Татарстанга китерә алган.
Ислам дөньясы фәннәр академиясен Татарстан академиклары башлыгы Әхмәт Мазһаров Татарстанга китерә алган.

Татарстан президенты Ислам дөньясы фәннәр академиясе җыелышын “бисмилла” белән ачып җибәрде. Чара Русияне ислам илләре белән якынайта.

Дингә кайту

Халыкара фәнни җыен дүшәмбе көнне Татарстан Фәннәр Академиясе бинасында Коръән укудан башланып китте. Аннары Казанда Миңтимер Шәймиев чыгышы белән Ислам дөньясы фәннәр академиясенең 16-нчы фәнни конференциясе башланды һәм ул дүрт көннән Кол Шәриф мәчетендә җомга намазын уку белән тәмамланачак.

Чарада Миңтимер Шәймиев татарлардагы Ислам дине тарихын тасвирлады. Тантаналы өлештә ул соңыннан да сүз алды һәм шәхси дуклкынлану кичерүен, әйтте. Ул 70 еллар буе диннән еракта булган кешеләрнең кабаттан дингә кайтуын әйтте.

Миңтимер Шәймиев сүзен башкалар кебек үк “бисмиллә” белән башлады.

Ислам илләре алдынгы үсеше алсын дип

Ислам дөньясы фәннәр академиясенең президенты Габдел Сәлам Мәҗәли исә, сүзен ислам илләре һәм халыклары проблемасына юнәлтте. Ул бай һәм фәкыйр илләр арасында иҗтимагый, мәдәни, сәяси аңлашылмаучанлыклар барлыгын да тоя. Ислам илләрендә фәнне үстерү өчен мөмкинлекләрнең чикле булуын да ассызыклап узды. Габдел Сәлам Мәҗәли мөселман галимнәренә эшләрен шул илләрнең үсешенә багышларга чакырды.

ХVI фәнни конференция ислам илләре өчен бик мөһим булган тотрыклы үсеш мәсьәләсен үзәккә куя. Фән һәм вакытлы матбугат чаралары, фән һәм сәясәт мөнәсәбәтләре хакында да фикер алышулар узачак.

Фәнни җыен “Фән, инновация, технология - ислам дөньясының тотрыклы үсеше өчен” дигән шигарь астында башланды. Тик алдан хәбәр ителсә дә, чарага Нобель бүләге ияләре Жорес Алферов, Фәрид Морад, Мөхәммәд Юныс килмәде. Казанга АКШ, Канада, Синегал, Франция, Ираннан күренекле галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре килде. Күзәтүчеләр чараның фәннидән битәр, дипломатик, сәяси максатка хезмәт итүендә күрә.

Русия исламына Татарстан аша реклама

Фән, технологияләр, инновацияләр, ислам дөньясының тотрыклы үсеше өчен сәясәтчеләрнең һәм галимнәрнең якынаюына багышлана. Чара шулай ук Русия исламын да рекламалый. Моны Татарстан фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мазһаров та раслады.

Шулай ук чарада катнашучы Русия галимнәре Татарстан Русияне ислам дөньясы белән тоташтыра, дип саный. Әйтик, Татарстан «Русия – ислам дөньясы» исемле стратегик күзаллау төркеменең эшендә актив катнаша, ИРСИКА, Мәгариф, фән һәм мәдәният буенча Ислам оешмасы һәм башка оешмалар белән хезмәттәшлек итә. Шулай ук соңгы елларда мөселман илләре белән күп төрле багланышлар барлыкка килгән.

Билгеле булганча, 2006 елның августында Казанда «Русия – ислам дөньясы» исемле стратегик күзаллау төркеменең халыкара форумы узды, 2008 елның июнендә Ислам Үсеш Банкы белән берлектә халыкара инвестицияләр конференциясе оештырылды. Миңтимер Шәймиевнең “Исламга хезмәт итү” номинациясендә Фейсал патшасы исемендәге халыкара бүләккә лаек булуы (2007 ел) – Татарстанның әлеге эшчәнлеген тану, дип бәяли татарстанлылар. Ислам дөньясы Фәннәр академиясе ОИК илләренең фәнни-техник мәсьәләләр буенча консультанты, ул төгәл фәннәр белән шөгыльләнүче галимнәрне берләштерә.

Русия ОИК оешмасына ишекне нык итеп ачарга тели

Мондый конференцияләрнең максаты – дөньяда фән үсеше белән бәйләнгән мәсьәләләрне сәясәтчеләр һәм киң җәмәгатьчелек игътибарына тәкъдим итү, фәнне һәм фәнни эшчәнлекне дәүләти, халыкара дәрәҗәләрдә пропагандалау. Әйтик профессор Мансур Хәкимов, Русия куркынчсызлыгы, саклау һәм хокуки тәртип проблемалары атлы академия җитәкчеләренең берсе. Ул Русия бу ислами академия җыелышы аша ОИК оешмасына да ишек ача дип искәртте. “Без русиянең шул оешмада тулырак вәкаләткә ия булуын теләр идек”, - диде ул.

Ислам дөньясы Фәннәр академиясе 1986 елда оештырылган, аның эшчәнлеге Ислам конференциясе Оешмасы (ОИК) вәкилләре булган 57 илне берләштерә. 2005 елда Русия дә ОИКта күзәтүче статусын алды. Ислам дөньясы Фәннәр академиясенә Үрдүннең Хашимит патшалыгы шахзадә әл-Хассан Ибн Талал нигез сала. Бүген Ислам дөньясы Фәннәр академиясенең академикларының саны 103-кә җитте. Алар арасында Русия дәүләт думасы депутаты, Русиянең тотрыклы үсеше проблемалары буенча комитет рәисе Михаил Залиханов та бар. Ул да бүген Русия һәм ислам илләре хезмәттәшлеге турында чыгыш ясады.

Русиягә файда, ә татарга?

Түбән Новгородтан Дамир Мөхетдинов.

Түбән Новгородтан Дамир Мөхетдинов шундагы дәүләт университетында Халыкара мөнәсәбәтләр бүлегендә «Татар халкының фәлсәфи карашлары үсешенең төп юнәлешләре» исемле лекциялар укыта. “Бу очрашу татар халкының тарихи вазыйфасын һәм фәнни мирасын тану” дип саный. Мөхетдинов чит илдән килгән дини галимнәр бездәгеләргә рухи үрнәк тә күрсәтә, дип саный. Шул ук фикерне Азатлык радиосы хәбәрчесенә галим Илдус Әхмәтҗанов та әйтте.

Ә Татарстан фәннәр академиясе оештырган бу чараны тарихчы Дамир Исхаков тәнкыйтьләп алган иде. Татар фәненә һәм халкына моннан ни файда, дип сорала. Азатлык радиосына бу нисбәттән кибернетика галиме Җәүдәт Сөләйманов, урынсыз шикләнү, дип белдерде. “Безгә дини фән кешеләре түгел, ә фәндә үсеп чыккан дини кешеләр килде. Алар карашы Казанга төбәлү, безгә зур дәрәҗә. Бу Татарстанны, аның фәнен, көчен тану”, диде ул бүген.
XS
SM
MD
LG