Accessibility links

Дума Көньяк Осетиянең һәм Абхазиянең мөстәкыйльлеген яклады


Русия Думасының бүгенге утырышында бер тавыштан Көньяк Осетия һәм Абхазиянең мөстәкыйльлеген тану турындагы мөрәҗәгать кабул ителде. Бу документ Русия президентына җибәреләчәк. Берничә сәгать элек Русия парламентының югары пулаты да шундый ук мөрәҗәгать кабул итте. Утырышларда Көньяк Осетия һәм Абхазия президентларының икесе дә булды һәм чыгыш ясады.
Суверенитетны тану хакында, үткән атнада Русиягә Көньяк Осетия һәм Абхазия парламентлары мөрәҗәгать иткән иде.
XS
SM
MD
LG