Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 01:27

Сталин Идел буе татарларын да Кырым татарлары кебек үк Себергә, Казакъстанга сөрергә ниятләгән булган.

“Хәзер тагын бер факторны әйтәләр. Ул, әлбәттә, язма документлар белән расланмаган. Ләкин бик мөмкин хәл- Сталин Идел буе татарларын да Кырым татарлары кебек үк Себергә, Казакъстанга сөрергә ниятләгән була. Татар легионының андагы батальоннарының кызыл армиягә каршы көрәшмәве шушы планны тормышка ашырмыйча калдырган дигән фараз да бар. Концлагерьларда ачлыктан интегеп дистрофикка әйләнгән татарларны легионга җыеп алалар. Анда аларның тормышлары әйбәт була. Монда, әлбәттә, меңләгән татарның исән калуында Җәлилнең өлеше бар”,- ди шагыйрь Ркаил Зәйдулла. Бу хакта ул 25 августта Казан Кирмәне янындагы Җәлил һәйкәле янында әйтте. Монда татар җәмәгатьчелеге җәлилчеләрнең башлары киселгәнгә 64 ел тулуны искә алды.
“Муса Җәлил бик күп газаплар күргән. Без бала вакытта шундый авырлыклар күргән инде”,- диде Җәлил һәйкәле янында фотога төшкән Хәсәнә һәм Наҗия Закировалар. Алар Казанга бер көнгә генә Түбән Новгород өлкәсенең Иске Мунчали авылыннан килгән. Дөрес, бу һәйкәл янында мондый чара буласын да, җәлилчеләр үтерелгән көн икәнне дә белми иде. Искә алу чарасына нижгар кунаклары да килеп кушылды. “Ишетмичә килсәк тә, без бәйрәмгә эләктек бүген”.
“Белмим, дөньяда, тарихта андый бер халыкның яп-яшь ир, асыл егетләрен бер сәгать эчендә башларын кискән очрак юктыр”,- диде “Казан утлары” журналының баш мөхәррире, Тукай бүләге иясе, шагыйрь Равил Фәйзуллин.
Татарстан хөкүмәте башлыгы урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева бу чарада катнашып, быел язучы Абдулла Алишның тууына 100 ел тулу уңаеннан мәктәпләрдә аның әсәрләре өйрәнелү һәм укучыларның иншалар язуы турында әйтеп узды. “Быел Мәскәүдә дә Җәлилгә һәйкәл куярга теләгебез бар. Белгәнегезчә, иҗат бәйгесе төгәлләнде. Хәзерге вакытта һәйкәлне эшлиләр. Аны Җәлил эшләгән урынга куярбыз дигән өметебез бар”,- диде Зилә Вәлиева.
“Без татар язучылары һәм Татарстан язучылары бүген Җәлилне һәм җәлилчеләрне яд иткәндә башларын яуда салган тагын 30 татар язучысының рухларын яд итәбез. Яуда тән һәм җан ярасы алып бу дөньядан вакытсыз киткән тагын 100 татар язучысының рухларын яд итәбез. Шушы чарадан соң без барыбыз да Кол Шәриф мәчетенә кереп намазга басырбыз”,- диде язучылар берлеге рәисе Илфакъ Ибраһимов.
“Соңгы вакытта берече батальонның исемлеге табылды. 100-дән артык яңа исем билгеле булды. Моңарчы без аларны белми идек”,- диде бу чарада катнашкан публицист язучы, эзтабар Рафаэль Мостафин.
Дөрес, җәлилчеләргә мөнәсәбәт бер төрле генә түгел. Мисал өчен, әлеге чарада катнашкан һәм исемен белдерергә теләмәгән бер язучы ханым, әгәр урысларның бер сәгать эчендә шулкадәр кешеләренең башы киселгән булса, барсын да герой ясап, һәрберсе турында кино төшереп күкләргә күтәргән булырлар иде инде, диде.
“Татарның бүтән каһарманнары, фидакарь уллары белән чагыштырганда безнең халыкка җәлилчеләрнең тормышы да, иҗаты да билгеле. Онытылган, чын татар каһарманнары безнең бик күп бит. Ә менә алар турында гел язып, искә төшереп торырга кирәк”,- ди Ркаил Зәйдулла.

XS
SM
MD
LG