Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда тиңе булмаган мәчет ачылды


Кантюковка авылында Суфия мәчете
Кантюковка авылында Суфия мәчете

Башкортстанның Стәрлетамак районындагы Кантюковка исемле татар авылы халкы өчен истәлекле вакыйга булды. Биредә әлегә Башкортстанда тиңе булмаган матур һәм мәһабәт мәчетне ачу тантанасы булып үтте.

Кантюковкадагы мәчет төзелешенә ике ел элек нигез салынган иде. Ике катлы мәһабәт мәчетне төзетүгә шушы авылда туып үскән булдыклы милләттәш Рәфкать Кантюков алынган. Соңгы берничә елда Татарстандагы иң зур ширкәтләрнең берсен җитәкләгән якташ менә шулай авылдашларына бүләк эшләргә булган.

Матурлыгы һәм зиннәтлелеге белән бу авыл мәчетенә Башкортстандагы бер генә мәчет тә җитми әлегә. Икенче Кол Шәриф мәчете бу дип зурларга да өлгерделәр аны Башкортстанда. Кантюковка мәчетенең эче дә, тышы да мәрмәр белән бизәлгән, төсле витражлар куелган, гөмбәзләре алтын белән каплатылган. Мәчетнең үзенең зур бакчасы, матур күле дә булдырылган. Бу эшләрнең барсы да авылның имамы Раил хәзрәт Корманаевның күзәтүе һәм файдалы киңәшләре ярдәмендә башкарылды.

Мәчеткә төзелеш эшләренә матди ярдәм иткән Рәфкать Кантюковның әнисенең исемен бирергә – “Суфия мәчете” дип кушарга булганнар.

Яңа мәчетне ачу тантаналарына меңнән артык кеше җыелды һәм бу чара зур бәйрәм төсен алды. Кунакларның да иң дәрәҗәлеләре җыелган иде бу көнне. Мәчетне төзеткән Рәфкать Кантюковны һәм аның авылдашларын котларга дип Казаннан Татарстан хөкүмәте рәисе Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, шулай ук Татарстан мөфтие Госман Исхакый җитәкчелегендә дин әһелләренең зур вәкиллеге килде.

Башкортстан ягыннан бу бәйрәмдә премьер-министр Раил Сарбаев, аның урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Шамил Вахитов, мөфтиләр Тәлгать Таҗетдин белән Нурмөхәмәт Нигъмәтуллин һәм башка танылган шәхесләр катнашты һәм котлау сүзләре белән чыгыш ясады.

Бәйрәм чарасын шушы мәһабәт мәчетне төзеткән Рәфкать Кантюков ачып җибәрде һәм чыгыш ясады.

Рәфкать Кантюковтан соң мәчетне ачу тантанасында сүзне Татарстан мөфтие Госман Исхакый алды. Барлык Татарстан мөселманнары һәм дин әһелләре исеменнән ихлас котлауларын җиткерде Госман хәзрәт.

Татарстан мөфтие мәчет ачу тантанасында үзе генә чыгыш ясап калмады, ә шушы бәйрәмне алып баручы да булды. Бәйрәмгә килгән рәсми шәхесләр белән таныштырып, сүзне Татарстан премьер-министры Рөстәм Миңнехановка бирде ул.

Татарстан хөкүмәте рәисе Рөстәм Миңнеханов, ихлас чыгышыннан соң, Кантюковка мәчетенә вәкиллек исеменнән алып килгән затлы бүләкләрен дә тапшырды. Аннан соң тәбрикләү сүзләре белән Башкортстан Үзәк диния нәзараты рәисе, мөфти ТәлгатьТаҗетдин чыгыш ясады.

Яңа мәчетне ачу тантанасына биредә Татарстаннан килгән алты яшьлек кенә бик моңлы кыз Сәйдә туташның мөнәҗәтләр башкаруы аерым бер ямь бирде.

Кантюковка мәчете ачылуына Башкортстан мөселманнары мөфтие Нурмөхәмәт Нигъмәтуллин да зур гына вәкиллек белән килгән. “Әлеге мәчетнең төзелүен Татарстан белән Башкортстан арасындагы элемтәләрне ныгытуга да үз өлешен кертүче вакыйга итеп карарга кирәк”, - диде Нурмөхәмәт хәзрәт.

Кантюковка мәчетен ачу тантанасында йомгаклау сүзен авылның имамы Раил хәзрәт Корманаев алды һәм авыл халкының күптәнге хыялын – мәчетле булу теләген тормышка ашырган һәммә кешегә зур рәхмәтләрен җиткерде. Аннан соң ул кунакларны һәм бәйрәмгә җыелган барча кешене мәчетне карап чыгарга чакырды. Ходай йорты белән танышу барышында дин әһелләре намаз да укыды. Аннан соң мәчет алдындагы мәйданда ачык һавада казаннарда пешерелгән тәмле ашлардан авыз итте бәйрәмдә катнашучылар.

XS
SM
MD
LG